+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 сентябрь 2019, 12:04

Уфада “Башкорт санлы мәгарифы” проекты старт алды

Уфада “Башкорт санлы мәгарифы” күләмле проектын тормышка ашыру башланды.

Уфада “Башкорт санлы мәгарифы” күләмле проектын тормышка ашыру башланды. Аның асылы – республика мәгарифенең “Русия: заманча санлы мәгариф мохите” өстенлекле проекты кысаларында үз үсешенең яңа этабына әзер булуында.

Тәүге этапта мәктәпләрнең җитәкчелеген укыту планлаштырыла.

Санлы мәгарифкә укытканда диагностиканың берничә яңа технологиясе файдаланылачак. Моннан тыш, мәктәп директорының, аның урынбасарларының, укытучыларның һәм балаларның төрле мәгълүмат ресурслары белән эшли белүләре буенча анык ситуацияләр каралачак.

“Берничә пилот мәктәбен сайлап алачаклар, аларда педагогик һәм идарә практикаларын, soft skills, hard skills, digital skills технологияләрен кертәчәкләр. Мондый эш “Санлы җәмгыять өчен 21нче гасыр компетенцияләре: техникалар һәм технологияләр”, “Санлы дөньяда мәгариф: 21нче гасыр белемен булдыру өчен инструментлар” программаларына тулысынча җавап бирә”, – дип хәбәр иттеләр Уфа хакимиятенең Мәгариф идарәсендә. Проектның үзенчәлелеге – югары технологияле ресурслар, педагогик кадрлар белән тәэмин итү, иң яхшы дәресләр эшләү аша һәр катнашучының сыйфатлы белем алуына, үсешенә ирешү. Кайда яшәгәненә, физик торышына карамастан, һәр мәктәп укучысы мәдәният һәм фәнгә кагылышлы мәгълүматны ала алачак.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык һәм фото чыганагы: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: