+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 сентябрь 2019, 11:01

Мондый тәҗрибәбез юк иде әле

2019 елның 24 сентябрендә Русия төбәкләрендә телемост режимында “Үсеш ноктасы” үзәкләрен ачу тантанасы булды.

2019 елның 24 сентябрендә Русия төбәкләрендә телемост режимында “Үсеш ноктасы” үзәкләрен ачу тантанасы булды. Башкортстан Республикасында Кушнаренково авылының 1нче мәктәбе нигезендәге “Үсеш ноктасы” үзәгендә федераль телемостка тоташу оештырылган.

“Берьюлы ике меңнән артык мәктәптә яңа институцияләр булдыруга юнәлтелгән проектларны җибәрү тәҗрибәбез юк иде әле. Бу педагогларның зур командасы һәм эше. Бу яңа дөнья, анда балалар үзләрен уңайлы тоярга, шушы технологияләрне файдалана белергә тиеш”, - диде Русия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Марина Ракова.

“Үсеш ноктасы” үзәкләре “Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында булдырылды. Аларны булдыруга 2019 елда федераль бюджеттан 3 миллиард сумнан артык акча бүленгән.

Санлы, фәнни-табигый һәм гуманитар профильле белем бирү төп һәм өстәмә программаларын тормышка ашыру өчен матди-техник базаны яңартуга республика 2019 елда 208,5 млн сум акча алды.

“Үсеш ноктасы” үзәкләрен ачу яңа уку елының үзенчәлеге булды. Балалар һәм ата-аналар гадәти булмаган чагу кабинетларга кызыксынып кереп карыйлар. Аларны үзәкләр булдырылган мәктәпләрнең визит карточкалары булган яңа җиһазлар, фирмалы логотиплар җәлеп итә. Мондый мәктәпләрдә балаларның укуга омтылышы артыр, дип өметләнәбез.

Һәр “Үсеш ноктасы” бердәм стильдә бизәлгән һәм заманча җиһазлар куелган яңа мәгариф киңлеге ул. Ул информатикада, технологиядә һәм тормыш хәвефсезлеге нигезләрендә файдаланылачак.

Мәктәпләр өчен сатып алынган җиһазлар арасында күпфункцияле корылмалар, ноутбуклар, мобиль интерактив комплекслар, 3D-принтерлар, аккумуляторлы дрельләр, җилем пистолетлары, электролобзиклар, медицина тренажерлары һәм манекеннары, беренче ярдәм комплектлары, яралар имитаторлары. Моннан тыш, мәктәпләрдә шахматлар бүлмәсе, коворкинг- һәм медиазона да барлыкка киләчәк. Алар өчен мебель, видео- һәм фотокамералар сатып алынган.

Шуны билгеләргә кирәк, Русиядә 24 сентябрьдә 2 мең 49 “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды. Республикабыз аларның саны буенча төбәкләр арасында өченче урында.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: