+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 сентябрь 2019, 11:09

Башкортстанның алты балалар бакчасы федераль грант отты

Барлыгы Русиядә 164 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы грант откан.

Башкортстанның алты балалар бакчасы федераль грант отты. Барлыгы Русиядә 164 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы грант откан. Хәтерегезгә төшерәбез, чара Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның майдагы указы белән расланган “Мәгариф” милли проектының “Балалары булган гаиләләргә булышлык” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Башкортстанның алты мәктәпкәчә белем бирү оешмасы да конкурс сайлап алуын үткән.

Федераль бюджеттан грант балаларның ата-аналарына психолого-педагогик, диагностик, консультатив ярдәм хезмәтләрен финанс яктан тәэмин итүгә бирелә. Моннан тыш, акчалар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үстерүгә, балалары гаиләдә мәктәпкәчә белем алган ата-аналарга һәм балаларның законлы вәкилләренә психолого-педагогик, методик һәм консультатив ярдәм программаларын тормышка ашыруга юнәлтеләчәк.

Конкурста Уфа, Бөре шәһәрләренең, Булгаково, Подымалово авылларының балалар бакчалары җиңде.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#владимирпутин
Яңалык чыганагы: https://pravitelstvorb.ru/ru/
Читайте нас: