+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 октябрь 2019, 11:13

Артта калган югары уку йортларына булышлык программасын эшләүгә – 100 миллион сум

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәгариф” милли проекты кысаларында Русиянең ун төбәгендә артта калган югары уку йортларына булышлык программасын эшләүгә конкурс игълан итте.

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәгариф” милли проекты кысаларында Русиянең ун төбәгендә артта калган югары уку йортларына булышлык программасын эшләүгә конкурс игълан итте.

Биш җиңүче егермешәр миллион акча алачак. Министрлыкның мәгълүмат хезмәте хәбәр итүенчә, бу, иң яхшы идарә модельләрен кертеп, лидер булган югары уку йортлары белән артта калганнарының арасын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.

Конкурста хезмәткәрләре университетларның мәгариф яки фән, халыкара эшмәкәрлек, стратегик, кадрлар, шулай ук программа үсеше тармагында халыкара рейтингларга кергән вузлар белән өч елдан артык җитәкчелек иткән мәгариф учреждениеләре катнашачак.

Конкурсның беренче этабында сайлап алу критерийлары булдырылачак, вузлар исемлекләре төзеләчәк, калган өлеш – учреждениеләрнең социаль-икътисади торышын анализлау. Конкурс 23 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан




Фото ачык чыганаклардан.
Читайте нас: