+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 октябрь 2019, 12:07

Башкортстанда балалар бакчасы ачарга теләүчеләр өчен осталык дәресләре оештырылачак

17 октябрьдә Стәрлетамак шәһәрендә “Шәхси балалар бакчасы ач” түләүсез осталык дәресе булды, ә 23 октябрьдә шундый ук дәрес Уфада булачак.

17 октябрьдә Стәрлетамак шәһәрендә “Шәхси балалар бакчасы ач” түләүсез осталык дәресе булды, ә 23 октябрьдә шундый ук дәрес Уфада булачак.

Осталык дәресен “Балачак” коммерция булмаган партнерлык вәкилләре, гамәлдәге социаль эшкуарлар, шәхси балалар бакчалары челтәрләре хуҗалары, шушы тармакта уңышлы тәҗрибәләре булган “Иң яхшы социаль проект” республика конкурсы лауреатлары үткәрә.

Стәрлетамак осталык дәресен үткәрү урыны итеп юкка гына сайланмаган. Октябрь башында республика хөкүмәте карары белән Башкортстанның шәхси мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урыннар алуга сертификатлар бирү тәртибе расланган иде. Расланган тәртип буенча Стәрлетамакта эшли башлаганнар, аның буенча шәхси балалар бакчаларына республика һәм урындагы бюджетлардан ай саен һәр балага алтышар мең бүленәчәк. Проект уңышлы булса, шәхси балалар бакчаларына сертификатлар бирү практикасы 2020 елның 1 сентябреннән Башкортстанның барлык шәһәрләренә һәм районнарына да таралачак. Мондый сертификат муниципаль балалар бакчасына урын көткән чакта муниципаль бакча түләвенә тигез түләү белән шәхси мәктәпкәчә белем бирү оешмасында урын алу мөмкинлеген бирә.

Шәхси балалар бакчаларында урын алуга хокукны раслаучы сертификатлар тапшыру тәртибе Русия президенты Владимир Путинның 2021 елга кадәр өч яшькә кадәрге балаларны мәктәпкәчә белем бирү белән 100 процентка тәэмин итү, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү тармагында дәүләт булмаган секторга булышлык буенча йөкләмәсен үтәү кысаларында эшләнгән.


#ВладимирПутин

#ШәхсиБалаларБакчасыАч


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: