+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 октябрь 2019, 11:55

Башкортстанда 2024 елда “Үсеш нокталары”нда мәктәп укучыларының 70 проценты шөгыльләнәчәк

“Мәгариф” милли проекты буенча булдырылучы “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильле үзәкләрдә 2024 елда Башкортстанның мәктәп укучыларының 70 проценты шөгыльләнәчәк.

“Мәгариф” милли проекты буенча булдырылучы “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильле үзәкләрдә 2024 елда Башкортстанның мәктәп укучыларының 70 проценты шөгыльләнәчәк. 2023 елда 380 яңа үзәк ачылачак, дип хәбәр итте республиканың мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин.

“Быел санлы һәм гуманитар профильле 133 “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге булдырабыз, аларда 60 меңгә якын укучы шөгыльләнәчәк. 2020 елдан 2022 елга кадәр 138 мең укучыга исәпләнгән тагы да 249 үзәк ачылачак, бу эш “Мәгариф” милли проекты буенча алып барыла”, - диде Хаҗин.

2019 елда бер “Үсеш ноктасын” җиһазландыру 1,6 млн сумга төште, бу суммага кабинетлар өчен җиһазлар сатып алу, аларны ремонтлау кергән. Үзәкләрдә шахматлар, технология, ОБЖ һәм информатика белән шөгыльләнү каралган, анда шулай ук өстәмә белем бирү дәресләре дә узачак. Укучылар проект һәм тикшеренү эшмәкәрлеге белән шөгыльләнә алачак.

Яңа үзәкләр өчен укытучылар махсус әзерлек үтә. “Әлеге вакытта технология укытучылары укып чыкты. Алар җиһазларны һәм яңа мәгариф программаларын өйрәнде. Быел шулай ук ОБЖ һәм информатика укытучылары да укыячак”, - дип өстәде министр вазыйфасын башкаручы.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан

#регпроектыБашкортостан


Яңалык һәм фото чыганагы: https://futurerussia.gov.ru
Читайте нас: