+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 октябрь 2019, 11:31

Республика төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) үткәрү буенча иң яхшы төбәк дип табылды

Республика төбәкләр рейтингында беренче баскычны биләде.

Имтихан үткәрүне бәяләгәндә берничә критерий: оештыру-технологик әзерлек; хокук бозуларны профилактикалау (видеотикшерү, тимер детекторлары һәм сигналларны тоткарлау чараларын файдалану, имтихан материалларының мәгълүмати хәвефсезлеген тәэмин итү); имтиханнарның ачыклыгы һәм имтихан йомгакларының анализы (җәмәгать тикшерүе, хокук бозуларны ачыклау, киң мәгълүмат чараларының мониторингы); имтихан нәтиҗәләренең тулы анализы (катлаулы биремнәрне ачыклау, хаталарны тикшерү, укытучылар өчен тәкъдимнәр эшләү) исәпкә алынган.

2019 елда Башкортстанда башланган нәтиҗәләр белән таныштыру мәгълүмат сервисы да югары бәя алды. Аның ярдәмендә катнашучылар җаваплар бланкларын, биремнәр билгеләрен карый ала. Моннан тыш, сервис аша имтихан нәтиҗәләре белән риза булмаган очракта апелляция бирергә була.

Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) – Русиядә төп гомум белем бирү курсы өчен йомгаклау имтиханы. Ул тугыз ел эчендә укучылар алган белемне контролләү, шулай ук урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә (колледжлар һәм техникумнарга) кабул итү өчен кирәк.

Шулай, 2019 елда Башкортстанда дәүләт йомгаклау имтиханында 42265 укучы катнашты. Имтиханны алар 348 пунктта тапшырды.

Эшләр Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангыч биргән “Мәгариф” милли проекты кысаларында башкарыла.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан

#ВладимирПутин


Яңалык чыганагы: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: