+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 октябрь 2019, 06:18

“Мәгариф” милли проекты кысаларында җиһаз алдылар

Федоровка районы Федоровка авылының 1нче мәктәбе “Мәгариф” милли проектының “Санлы мәгариф мохите” программасы кысаларында ике миллион торышлы җиһаз алды. Шушы көннәрдә, республиканың 60 мәктәбе исәбендә, безнең 1нче мәктәп тә хаклары 270-шәр мең сум булган ике исәпләү-мәгълүмат үзәге алды. Бу үзәкләрдә компьютерның барлык функцияләре дә бар, шулай ук аларда берничә кеше берьюлы эшли ала. Мәктәп директоры К.Н. Морозов белдерүенчә, интерактив такталар белән чагыштырганда, мондый үзәкләрдә эшләү – киләчәккә зур адым ул. Шулай ук идарә персоналы һәм укытучылар өчен һәрберсе 50 мең тирәсе торган тугыз зур ноутбук, 30 нетбук килгән, аларның ун сигезен, имтиханнарга әзерләнү өчен ун беренче сыйныф укучыларына беркеткәннәр. Алар барсы да Интернет челтәренә тоташкан, укучылар фәннәрне тирәнрәк өйрәнү мөмкинлегенә ия. Калган нетбукларны дәресләр вакытында барлык укучылар да файдалана ала. Әйткәндәй, балалар яңа җиһазларны тиз үзләштергән, бу бик шатлыклы. Аларны беренче көннән үк куллана башлаганнар. Нетбуклар күптән түгел генә кайтарылуына карамастан, аларны кулланып, математика буенча ачык дәрес үткәргәннәр, инновацион дәресләр конкурсында катнашырга җыеналар. Федоровка 1нче мәктәбе укучылары һәм укытучыларына уңышлар телик! #национальныепроекты #нацпроектыБашкортостан #нацпроектыФедоровскийРайон #региональныепроекты #регпроектыБашкортостан #Школа1Федоровка Хәлил РӘХИМОВ фотосы.

Федоровка районы Федоровка авылының 1нче мәктәбе “Мәгариф” милли проектының “Санлы мәгариф мохите” программасы кысаларында ике миллион торышлы җиһаз алды.
Шушы көннәрдә, республиканың 60 мәктәбе исәбендә, безнең 1нче мәктәп тә хаклары 270шәр мең сум булган ике исәпләү-мәгълүмат үзәге алды. Бу үзәкләрдә компьютерның барлык функцияләре дә бар, шулай ук аларда берничә кеше берьюлы эшли ала. Мәктәп директоры К.Н. Морозов белдерүенчә, интерактив такталар белән чагыштырганда, мондый үзәкләрдә эшләү – киләчәккә зур адым ул.
Шулай ук идарә персоналы һәм укытучылар өчен һәрберсе 50 мең тирәсе торган тугыз зур ноутбук, 30 нетбук килгән, аларның унсигезен, имтиханнарга әзерләнү өчен унберенче сыйныф укучыларына беркеткәннәр. Алар барсы да Интернет челтәренә тоташкан, укучылар фәннәрне тирәнрәк өйрәнү мөмкинлегенә ия. Калган нетбукларны дәресләр вакытында барлык укучылар да файдалана ала. Әйткәндәй, балалар яңа җиһазларны тиз үзләштергән, бу бик шатлыклы. Аларны беренче көннән үк куллана башлаганнар.
Нетбуклар күптән түгел генә кайтарылуына карамастан, аларны кулланып, математика буенча ачык дәрес үткәргәннәр, инновацион дәресләр конкурсында катнашырга җыеналар. Федоровка 1нче мәктәбе укучылары һәм укытучыларына уңышлар телик!
#национальныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#нацпроектыФедоровскийРайон
#региональныепроекты
#регпроектыБашкортостан
#Школа1Федоровка
Хәлил РӘХИМОВ фотосы.
Читайте нас: