+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 ноябрь 2019, 13:57

Бүген Уфада “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмәләр комплексы мәйданында III Уфа халыкара мәгариф салоны ачылды

Русиянең 40 төбәгеннән 170тән артык экспонент заманча мәгариф технологияләре тармагында яңа, инновацион эшләнмәләрен күрсәтәчәк.

Быел салон мәгариф тармагының төп катнашучыларын җыячак. Русиянең 40 төбәгеннән 170тән артык экспонент заманча мәгариф технологияләре тармагында яңа, инновацион эшләнмәләрен күрсәтәчәк. Чара кысаларында Башкортстанның, Русиянең алдынгы югары уку йортлары, колледжлары, инновацион мәктәпләр һәм балалар бакчалары күргәзмәләре оештырылачак, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, укытучылар, мәктәп укучылары, ата-аналар, абитуриентлар һәм студентлар өчен осталык дәресләре, фикер алышулар, интерактив сессияләр, түгәрәк өстәлләр узачак.Салон үз эшен 2019 елның 9 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Аның төп миссиясе – мәгариф системасының төп юнәлешләрен, яңа технологияләрне һәм укыту чараларын, кадрларны кабаттан әзерләү системасы турындагы мәгълүматны, өстәмә һәм бизнес-укыту мөмкинлекләрен күрсәтү. Салонда һәр катнашучы үзе өчен файдалы мәгълүматлар алыр, дип өметләнәбез.
Читайте нас: