+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 ноябрь 2019, 12:10

Башкортстанда энергетиклар “Демография” милли проект чикләрендә квалификацияләрен күтәрә

Энергетика тармагы хезмәткәрләре “Өлкән буын” проектын тормышка ашыру чикләрендә квалификацияләрен күтәрү курсларына йөри. Агымдагы ел башыннан кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән “Демография” милли проекты старт алды.

Энергетика тармагы хезмәткәрләре “Өлкән буын” проектын тормышка ашыру чикләрендә квалификацияләрен күтәрү курсларына йөри. Агымдагы ел башыннан кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән “Демография” милли проекты старт алды.
Программаның өстенлеге булып һәр предприятиенең белем учреждениесен, шулай ук нәкъ аның хезмәткәрләре өчен мөһим булган программалар исемлеген үзләре сайлый алу мөмкинлеге тора. Шуннан тәкъдим ителгән курслар эш бирүче тарафыннан предприятие хезмәткәрләренең мохтажлыкларына җайлаштырыла.
Өлкән буын кешеләре бурычларын үтәүгә намуслы һәм җаваплы карый. Уку үзәгендә китапханәләргә йөрү, бөтен материаллардан һәм слайдлардан файдалану мөмкинлеге каралган. Видеоязмалар сайтка куелмый, һәркемгә флеш- тупланма бирелә. Шулай булуга карамастан, бу яшьтәге кешеләр язма материаллардан куллануга өстенлек бирә. Аларны дәрес азагында тренер тарата.
Кешеләр прозводстводан читләшмичә, читтән торып укый. Курслар агымдагы елның ноябрендә тәмамланачак.
Дәүләт 2019-2024 елларга өлкән яшьтәге гражданнарның иминлеген инвестицияләүгә якынча 100 миллиард сум акча бүләргә ниятли. Бу программаның төп юнәлешләре итеп медицина, социаль тәэмин итү һәм мәгариф сайланган.
Читайте нас: