+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 ноябрь 2019, 11:10

«Кычкырып еладык»

Урыс телен укытуга күчкән татар теле укытучысы белән әңгәмә

Азатлык 23 ел татар теле укытып, ике ел элек мәктәпләрдә татар теле киметелгәч урыс теле укытуга күчкән Чирмешән укытучысы белән сөйләште.
15 ноябрьдә Казанда методик берләшмәләр җитәкчеләре һәм “урыс теле”, “урыс туган теле”, “әдәбият” гомум белем бирү фәннәре укытучылары форумы үтте. 93нче гимназиядә оештырылган чарада урыс телен һәм әдәбиятын укыту, урыс телен туган тел буларак укыту мәсьәләләре, урыс теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыру, балаларны урыс әдәбиятына җәлеп итү кебек темалар күтәрелде.
Форумда катнашкан 200ләп укытучы арасында элек татар теле укытып хәзер урыс телен өйрәтүче укытучылар да бар иде. Шуларның берсе Наилә Исмәгыйлева Чирмешәннән килгән. Ул үз районында 23 ел татар теле укыткан. 2017 елда татар теле дәресләре киметелгәч, урыс теле дәресләре укыта башлаган. Азатлык аның белән сөйләшеп алды.
– Наилә ханым сез 23 ел татар теле укыттым дидегез. Сезне ике ел элек урыс телен укытуга күчүгә нәрсә этәрде?
– Мәктәптә татар теле дәресләренең кимүе сәбәп булды.
– Урыс телен укыта башлагач нинди авырлыклар кичердегез?
– Урыс телен укытуга күчү өчен Чаллы педагогика университетында өстәмә белем алдым. Без филологлар булгач, алай фәннән авырлык булды димәс идем. Ә менә безгә карашлар авыр булды. Татар кешесе бит. Татар кешесе урыс теле укыта. Безгә менә шунысы авыр булды беренче вакытта.
– Нәрсә диделәр шул вакытта сезгә?
– Татар кешесенә, урыс телен беләме икән дип, шикләнеп карадылар. Ата-аналарның үзебезгә карата ышанычын яулау бик кыен булды башта. 2017 елда безгә психологик яктан да авыр булды. Без эшебезне югалтабыз дип еламадык. Халык, татар теле укытучылары ул вакытта эшебез югала дип еладылар дигән сүзләр әйтә. Юк, эшне югалтабыз дип түгел, телне югалтабыз дип еладык. Без, 1980нче елларда туган балалар әле татар телен белә. 2015-2017 елларда туган балалар татарча белерме соң?
– Ә сезнеңчә ничек?
– Белерләр дип өметләнәм.
– Дәресләр саны аз бит.
– Әйе азын аз. Ләкин татарчаны өйдә дә, гаиләдә дә сөйләшергә кирәк. Балаларны татар тәрбиясе бирә торган балалар бакчаларына бирергә кирәк.
– Сез укыта торган мәктәптә хәзер татар теле укытучысы бармы?
– Бар.
– Нигә сезне генә татар теле укытучысы итеп калдырмадылар?
– Чөнки мин Чирмешәннең 1нче санлы урыс мәктәбен тәмамлаган кеше. Шушында ук татар теле укытучысы булып эшкә кайттым. Урыс мәктәбен бетергәч, урыс телен укыту җиңелрәк булыр дип миңа тәкъдим иттеләр дә, мин ризалаштым урыс телен укытуга.
– Урыс теле укыта башлагач матди яктан хәлегез үзгәрдеме?
– Мин ул турыда бик уйламыйм. Бераз югалтулар булды инде. Ләкин күп түгел.
– Элекке татар теле укытучысы буларак ничек уйлыйсыз, татар телен өйрәнү өчен атнасына өч сәгать җитәме?
– Бу авыр сорау. Минемчә бала белән ата-ана мәктәптән кайткач татарча сөйләшсә, өч сәгать тә җитәргә мөмкин. Үзенең дә теләге булса, ул бала татарча өйрәнәчәк. Ә бит алты сәгатьтә дә өйрәнә алмый торган балалар да булды.
– Татар телен өйрәнү сәгатьләре кире элекке хәленә кайтарылса, татар телен өйрәнү ничек булыр иде икән?
– Уңайрак булыр иде дигән фикердә торам. Хәзер татар теленең кирәклеген балалар да, ата-аналар да күбрәк аңлый.
– Сез татар телен укытканда кайсы яктан иң нык авыр булды?
– Урыс балаларына татар теле грамматикасы авыр иде. 2017 елда яңа китапларны Энгель Фәттахов (Татарстанның ул чактагы мәгариф министры) күрсәткәндә, без, ник соң бу китапларны элегрәк безгә кайтармадыгыз дип кычкырып еладык. Ник соң андый коммуникатив технология дәреслекләрен элегрәк кайтармадыгыз дип кычкырасы килде.
– Ә хәзер бармы ул дәреслекләр?
– Бар.
– Уңайлымы?
– Әйе.
– Андый дәреслекләрнең вакытында кайтарылмавына кем сәбәпче булгандыр дип уйлыйсыз?
– Министрлыктыр инде. Яисә ул дәреслекләр җитәрлек булмагандыр.
– Татар телен укытуда төп авырлык грамматика дәреслегенең начар булуында иде дип әйттегез….
– Әлбәттә. Дүртенче сыйныф укучылары тест уздырудан кычкырып елап чыгалар иде бит. Хәл-фигыльгә кагылышлы сораулар бар иде бит дүртенче сыйныф баласы өчен әзерләнгән дәреслектә. Урыс телендә хәл-фигыль җиденче сыйныфта гына өйрәнелә.
– Хәзер дәреслекләр бар, әмма дәрес сәгатьләре аз. Укытучылар аз. Татар телен бу шартларда ничек әйбәт итеп өйрәнеп була?
– Дәрес белән генә чикләнеп калмаска кирәк. Балаларны экскурсияләргә, китапханәләргә, күргәзмәләргә алып барырга кирәк. Сыйныф сәгатьләрендә дә татарча сөйләшергә кирәк. Аннан соң урыс төркемнәренә татар грамматикасын бирмәскә кирәк. Аралашырга өйрәтергә кирәк.
– Күп еллар татар теле укыткан укытучы буларак, сезгә татар телен укыту өчен дәреслек әзерләргә кушсалар, сез нинди дәреслек әзерләр идегез?
– Мин балаларны сөйләшергә өйрәтә торган дәреслек язар идем, мөгаен. Грамматиканы катнаштырмыйча бары сөйләшергә өйрәтүне күздә тоткан дәреслек әзерләр идемдер.
Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан.
Татар Тудей.
Читайте нас: