+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 ноябрь 2019, 11:02

Радий Хәбиров Яңа ел каршылау турындагы Указга кул куйды

Елның иң матур бәйрәме якынлаша.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров "Башкортстанда Яңа 2020 елны бәйрәм итү турында"гы Указга кул куйды.
Аңа ярашлы, 20 декабрьдә "Башкортостан" дәүләт концерт залында республиканың Яңа ел чыршысы бәйрәме үтәчәк. Анда республика район һәм шәһәрләреннән уку алдынгылары, олимпиадаларда җиңүчеләр, күпбалалы гаиләләрдән һәм башка балалар катнашачак. Аларга өч көн ял каралган.
Моннан тыш, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә Яңа ел бүләкләре тапшырылачак. Шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга матди ярдәм күрсәтеләчәк.
Указда район хакимиятләренә һәм шәһәр округларына мәдәният йортларында 2020 елны каршы алуга юнәлтелгән төрле чаралар оештыру тәкъдим ителгән.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Кызыл таң.
Читайте нас: