+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 ноябрь 2019, 10:00

Русия фәнни үзәкләренә ярдәм күрсәтәчәкләр

Русиядә 2019 ел азагына кадәр "Фән" гомумдәүләт проекты кысаларында булдырылачак биш фәнни-мәгариф үзәге федераль бюджеттан грант ярдәме алачак. Бу хакта Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Михаил Котюков хәбәр итте, дип игълан итә ТАСС.

Русиядә 2019 ел азагына кадәр "Фән" гомумдәүләт проекты кысаларында булдырылачак биш фәнни-мәгариф үзәге федераль бюджеттан грант ярдәме алачак. Бу хакта Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Михаил Котюков хәбәр итте, дип игълан итә ТАСС.
"Ярдәмне зур дип әйтеп булмый - бер үзәккә якынча 60 миллион сум", - дип ачыклык кертте министр. Ул шулай ук агымдагы ел ахырына кадәр төбәкләр үз үсешенең программаларын тулысынча эшләргә тиеш, дип әйтте. Аерым алганда, аларга үзләре үсеш алачак актуаль юнәлешләрне сайларга, шулар өчен белгечләр әзерләячәк мөһим партнёрлар табарга, шулай ук командалар оештырырга һәм идарә системаларын булдырырга кирәк булачак.
Октябрьдә вице-премьер Татьяна Голикова фәнни-мәгариф үзәкләргә дәүләт акчасын алу өчен бизнес-структуралардан якынча 134 миллиард сум җәлеп итәргә тиеш икәнен белдерде. Аның сүзенә караганда, дәүләт бюджетыннан үзәкләргә якынча 8,4 миллиард сум бүлеп бирү планлаштырыла.
Фәнни-мәгариф үзәкләр Русиядә «Фән» гомумдәүләт проектының «Фән һәм фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү» федераль программасы кысаларында төзелә. Аларның беренче бишесе Пермь, Белгород, Кемерово, Түбән Новгород һәм Төмән өлкәләрендә ачылачак. Программа нигезендә 2024 елга илдә ким дигәндә дөньякүләм дәрәҗәдәге 15 фәнни-мәгариф үзәге, Милли технологик инициативаның 14 компетенция үзәге, фәнни һәм тикшеренү үзәкләре барлыкка килергә тиеш. Программаны гамәлгә ашыру өчен 215 миллиард сум акча тотыну планлаштырыла.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#регпроектыБашкортостан
Мәгълүмат һәм фото чыганагы: https://lenta.ru
Читайте нас: