Россия Президенты Евгений Дитрихның Мәскәү автомобиль-юл дәүләт техник университетын (МАДИ) Транспорт министрлыгына тапшыру турындагы үтенеченә җавап итеп, шулай ук илнең кайбер башка югары уку йортларын профильле министрлыклар карамагына тапшыру мөмкинлеген дә кире какмады. Бу хакта ул хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
"Югары уку йортларын тармаклар буенча тарату мөмкин, ләкин хөкүмәт ризалыгын алырга кирәк", – диде президент. Элегрәк нәкъ хөкүмәт Русиянең төп вузларын Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагына тапшырырга тәкъдим итте, дип ачыклык кертте ул.
Элегрәк Мәгариф һәм фән министрлыгында Русия төбәкләреннән булган абитуриентларга юнәлтелгән югары уку йортларында бюджет урыннарын яңача бүлү каралганы билгеле булды. "Без сыйфатлы югары белем алу мөмкинлеген егет һәм кызлар бүген укыган төбәкләргә якынайтырга тиеш, мәктәпне тәмамлагач, аларның шул якта эшләргә калу ихтималы зур", – дип аңлатты ведомство башлыгы Михаил Котюков "Төбәкләрдә һәм Русия шәһәрләрендә стратегик планлаштыру" форумында.
2024 елга кадәр Русиядә "Мәгариф" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру планлаштырыла, аның кысаларында Русия мәгарифе чит ил кешеләрен җәлеп итәрлек булырга тиеш. Якындагы алты елда "Мәгариф экспорты" федераль проекты ярдәмендә илебезнең югары уку йортларында чит ил студентларының саны ике тапкыр артачак – 425 меңгә җитәчәк. Гомумдәүләт проектына гомуми алганда 784,5 миллиард сум бүленгән. Проектның максатлары булып Русия мәгарифенең глобаль конкурентлык сәләтен тәэмин итү, шулай ук Русиянең гомуми белем бирү сыйфаты буенча әйдәп баручы унлыкка керүе тора.
Фото: Алексей Никольский / РИА Новости