+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 ноябрь 2019, 16:27

Туган якка мәхәббәт бәяләп бетергесез, ул яңа казанышлар һәм тикшеренүләр өчен этәргеч булып тора

Фёдоровка икенче һәм Юлдаш авыллары мәктәп укучылары Әхмәрова Дилә һәм Яйкарова Айгөл туган районыбыз, илебез һәм республикабыз тарихын теләп өйрәнәләр. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап эзләп төрле уку әсбапларына, китапларына һәм журналларына мөрәҗәгать итәләр. Күптән түгел генә туган якны өйрәнү буенча Башкортстан Республикасы халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлап үткәрелгән яшь турист-крайны өйрәнүчеләр республика укуларында булдылар.

Фёдоровка икенче һәм Юлдаш авыллары мәктәп укучылары Әхмәрова Дилә һәм Яйкарова Айгөл туган районыбыз, илебез һәм республикабыз тарихын теләп өйрәнәләр. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап эзләп төрле уку әсбапларына, китапларына һәм журналларына мөрәҗәгать итәләр. Күптән түгел генә туган якны өйрәнү буенча Башкортстан Республикасы халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлап БР Чишмә районы Чишмә посёлогында үткәрелгән яшь турист-крайны өйрәнүчеләр республика укуларында булдылар.
Дилә инде берничә ел Балалар һәм үсмерләр туризмы һәм экскурсияләре район станциясенең «Истоки» берләшмәсендә Акчурин Әкъсән Садыйк улы җитәкчелегендә шөгыльләнә. Ул чыгыш өчен «Мостай Кәримнең шәхесе, язмышы һәм иҗаты» номинациясен сайлады. Бөек шагыйрьнең тормыш юлын һәм күпсанлы әсәрләрен җентекләп өйрәнде, бу тикшеренүләр белән ул жюри һәм тамашачыларның көчле алкышын яулап алды.
Айгөл туган мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Уразбаева Гөлназ Хөрмәт кызы җитәкчелегендә шагыйрь әсәрләрендәге хәрби тематиканы тирәнтен үзләштерелде. Әлбәттә, кызның «Сугыш безнең күңелләр аша узды: Мостай Кәрим иҗатында Бөек Ватан сугышы» номинациясендәге чыгышы уңышлы булды. Аның эше иң яхшыларның берсе иде.
Әмма конкурс конкурс ул. Тик бер-ике баллга гына җиңүчеләрдән артта калды яшь туган якны өйрәнүчеләр. Конкурс истәлеге булып аларда грамоталар, җылы хатирәләр калды, кызларның планнарында – киләсе елда реванш алу.
Читайте нас: