Кичә, 27 ноябрьдә, Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм иминлек колледжында «Мәгарифне үстерү» Русия Федерациясе дәүләт программасы «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Яшь профессионаллар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылган «5000 остаханә» лабораторияләрен ачу тантанасы булды. Анда хәзер «1С платформасында бизнес өчен ИТ-чишелешләр: Предприятие 8», «Веб-дизайн разработкасы», «Сеть и система белән идарә итү», «Мәгълүмати кабель челтәрләре», «Эчке куркынычлардан мәгълүматны корпоратив яклау» компетенцияләренә өйрәтәләр.
Остаханәләрнең барысы да югары технологияле җиһазлар, заманча компьютер техникасы белән тәэмин ителгән.
Һәр остаханә – урта һөнәри белем бирү программаларына ярашлы белем бирүче, заманча, шул исәптән Ворлдскиллс Русия стандартлары һәм алдынгы технологияләр нигезендә белем алучыларны әзерләүне тәэмин итү компетенцияләренең берсе буенча заманча материаль-техник база белән җиһазландырылган оешманың структур бүлекчәсе.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда федераль бюджеттан грантлар бирү конкурсында республиканың 6 көллияте җиңеп чыкты. Якынча 200 миллион сум 30 заманча җиһазландырылган остаханә булдыруга юнәлтелгән.
Грант нигезендә беренче остаханәләр 15 ноябрьдә Стәрлетамакта (Стәрлетамак күппрофильле һөнәри көллият) ачылды.
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
Яңалыклар һәм фото чыганагы: https://education.bashkortostan.ru