

Бердәм дәүләт имтиханнары – ул һәр укучы тормышында бик тынгысыз һәм әһәмиятле чор. Чөнки аның киләчәк тормышы җыйган баллары күләменә бәйле. Һәр укучы сынауны ничек үтәрен уйлый, ә алар белән бергә ата-аналар да борчыла. Кемнең күбрәк дулкынлануын да белмисең.
Әти-әниләр имтихан бирүнең катлаулы булмавына инансын һәм аның бар нечкәлекләре белән дә танышсын, моңа балаларын психологик яктан дөрес әзерләсен өчен Русия мәгариф күзәтчелеге “Ата-аналарның БДИ тапшыру көне” Бөтенрусия акциясен оештырды.
Безнең районда бу акция 16 февральдә Федоровка 2нче мәктәбендә узды. 60тан артык ата-ана имтихан процедурларын үтте.
Әлегә балаларым бәләкәй, бу хакта борчылуларга иртәрәк булса да, мин дә БДИ тапшырып карарга булдым. Иртән мөхәррир бу турыда хәбәр иткәч, аптырап калдым һәм бераз дулкынландым. Чөнки мәктәпне тәмамлавыма 10 елдан артык вакыт үткән, шул вакыттан бирле математикадан да мәсьәләләр эшләргә туры килмәде. Дөресен генә әйткәндә, аларны чишү һич кенә дә авыр булмады. Пропорцияләр, Пифагор теоремасы, геометрик прогрессияләр - бары да искә төште. Өстәвенә, кирәкле формулалар, таблицалар һ.б. белешмә материалларында күрсәтелгән иде.
Менә шулай әзерләнеп һәм үз белемемә ышанып, 16 сәгатьтә мин имтиханга юлландым. БДИ “юри генә” үткәрелсә дә, оештыручылар бар шартларын да үтәде. Имтихан тапшыручыларның барысының да тимерэзләгеч аша үтүен күреп, аптырашта калдым һәм бераз курка төштем. Башка ата-аналар да үзләрен шулай хис иткәндер, мөгаен. Ләкин соңыннан барысы да тынычланды.
Ата-аналар барлык шәхси әйберләрен аерым бүлмәдә калдырды. Үзең белән бары тик кара пасталы ручка һәм паспорт кына алырга мөмкин иде. Имтиханга телефон (булса да эшләмәс иде, чөнки бинада челтәрле элемтә сигналларын тоткарлау җайланмалары урнаштырылган), калькулятор, шпаргалкалар һ.б. алып керергә рөхсәт ителми.
Традиция буенча имтихан башланыр алдыннан үткәреләчәк линейканы көткән арада, ата-аналар сынауларның нечкәлекләре турында фикер алышты, аның ничек үтәчәген белеште, ничек әзерләнүләре турында бер-берсеннән сорашты. Кайсыбер әниләр бик дулкынланды, әйтерсең дә киләчәкләре моңа бәйле.
Линейка вакытында мәгариф бүлеге начальнигы Р. Исмәгыйлев акциянең ни өчен үткәрелүе турында сөйләде, БДИ үткәрү кагыйдәләре белән таныштырды һәм имтихан тапшыручыларга уңышлар теләде. Арытабан ата-аналар бүлмәләргә үтте.
Аудиториядә имтихан тапшыручыларны шахмат тәртибендә берәрләп утырттылар. БДИ кагыйдәләре, ничек эшләү алгоритмы белән таныштырдылар. Бүлмәдә киеренке мохит урнашты. Монда бар нәрсә дә видеога төшерелә иде. Камералар бүлмә тулысынча күренеп торырлык итеп урнаштырылган. Кыңгырау шалтырады. Ата-аналар каршында контроль-тикшерү материаллары пакетларын һәм биремнәрне ачтылар. Аннары барысы да бланклар тутырды. Тактада кирәкле мәгълүматлар язылган иде. Шушы эшләр барысы да башкарылганнан соң, имтиханның башланган һәм тәмамланган вакытын билгеләделәр. Моңа 30 минут вакыт бүленгән. Әти-әниләргә математикадан база дәрәҗәсендәге биремнәрне эшләргә кирәк иде. Без мисал һәм мәсьәләләрне эшләргә керештек. Алар барысы да без әзерлек вакытында эшләгәннәргә охшаш иде һәм мәктәп курсыннан алынган.
Бу ярты сәгать сизелми дә үтеп китте. “Уенга” бирелгән вакыт тәмамлануга 10 минут калуы, җаваплар бланкларын тутыра башларга вакыт җитүе турында әйткәч, барысы да борчыла башлады, шул исәптән мин дә. Чөнки минем тагы ике биремне эшлисем бар иде. Укучыларның мондый проблемасы юк – аларга имтиханга 180 минут бирелә. Өстәвенә алар бланкларны да тиз тутыра, чөнки сынау имтиханында ук алар моның белән таныша. Имтихан вакытында бер катнашучыбыз калькулятордан файдаланган. Кызганычка каршы, аның аудиториядән чыгуын сорадылар. Әгәр дә чын БДИ вакытында мондый хәл була калса, укучы сынауны киләсе елда гына үтә ала, шул рәвешле, агымдагы елда аттестат ала алмый кала.
Хәзер ата-аналар БДИ тапшыруның бернинди кыенлыгы булмавына һәм биремнәрнең дә эшли алмаслык түгеллегенә инанды. Балалар өчен борчылмаска һәм аларны ничек БДИга дөрес көйләргә генә кирәклеген яхшы белде.