+23 °С
Ясно
Мәгариф
31 Декабря 2020, 21:00

Үзгәрешләр бар

9нчы һәм11нче сыйныф укучылары каникул чорында математика һәм рус теленнән сынау имтиханнары тапшырды. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә укучылар үзләре сайлаган фәннәрдән имтихан бирә. Бу уку елында мәктәп тәмамлаучылар өчен имтиханнар 29 майда башлана. Үзгәрешләр бармы? Укучылар тормышында күпне хәл итүче имтиханнар нәрсә вәгъдә итә? БДИ турыда без бүген район мәгариф бүлеге баш белгече Г. М. Бакиева белән әңгәмәләшәбез.

- Гөлзада Мохтар кызы, быел бердәм дәүләт имтиханнары ничегрәк үтәчәк? Мәктәп тәмамлаучыларны нинди яңалыклар көтә? Шул хакта сөйләгез иде.

- 2017 елда, башка еллардагы кебек, безнең районда бер БДИ махсус имтихан кабул итү пункты булачак. Ул Федоровка 2нче мәктәбендә оештырыла. Монда имтиханнар барышын онлайн күзәтү өчен видеокамералар, тимер эзләгечләр һәм челтәрле элемтә сигналларын тоткарлау системалары урнаштырыла. Технологияле имтихан кабул итү пункты 2017 елның төп яңалыгы булып торачак. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыручылар алдында аудиториядә имтиханнар башланырга 15 минут кала, БДИ биремнәре бастырып алына торган имтихан кабул итү пункты хәзер шулай дип аталачак.

Быелдан башлап имтиханнар тәмамланганнан соң, укучыларның җаваплары язылган бланклар “урында” сканерланачак, ягъни имтихан кабул итү пункты штабында онлайн күзәтү астында булачак һәм материаллар Төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәгенә автоматик рәвештә җибәреләчәк. БДИ үткәрүнең шушы ысулы 2016 елда Башкортстан Республикасының дүрт имтихан кабул итү пунктында апробацияләнде (яхшы дип табылды).

- Математика һәм рус теленнән тыш тагы мәҗбүри тапшырылырга тиешле предметлар бармы?

- Рус теле белән математика гына мәҗбүри булып калачак. Аларны уңышлы тапшыру урта гомуми белем турында аттестат алу өчен кирәк. Калган предметларны быел мәктәп тәмамлаучы үзе сайлый ала, ул аны нинди югары уку йортына укырга керүен исәпкә алып сайлый.

Унберенче сыйныф укучылары нинди предметлардан имтихан тапшырачакларын хәл итте дә инде, ә менә мәктәпне башка елларда тәмамлаучыларга ашыгырга кирәк. 2017 елда БДИда катнашу өчен гаризаларны 1 февральгә кадәр мәгариф бүлегенә тапшыру мөһим. Имтихан тапшырачак кеше гаризасын белем турында документның оригиналын күрсәтеп, шәхесен раслаучы документ нигезендә шәхсән үзе тапшыра. Кирәкле мәгълүматны 2-22-64 телефоны һәм мәгариф бүлегенең рәсми сайтыннан алырга була.

Шулай ук теләге булганнар имтиханнарга әзерлек буенча БДИ биремнәрен бастырып чыгаручылардан киңәшләр һәм басмалар сериясе белән Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы сайтында таныша ала. Шунда ук имтихан биремнәрендә булган бар үзгәрешләр дә күрсәтелгән.

Моннан тыш, мәгариф һәм фән өлкәсен күзәтү федераль хезмәте Русия иҗтимагый телевидениесе белән берлектә “БДИ турында тәфсилләп” тапшыруын башлый. Телетапшырулар вакытында Рособрнадзор һәм педагогия үлчәүләр федераль институты белгечләре быелгы уку елында яңа технологияләр, имтихан биремнәрендәге үзгәрешләр турында сөйләячәкләр, аерым предметлардан имтиханнарга әзерләнүгә рекомендацияләр бирәләр, шулай ук телевизор караучыларның сорауларына җаваплар бирәчәкләр. Тапшыру һәр пәнҗешәмбедә Мәскәү вакыты белән 19.30 сәгатьтә эфирга чыгачак.

- Эчтәлекле интервьюгыз өчен рәхмәт, Гөлзада Мохтар кызы. Быел мәктәп тәмамлаячак укучыларның барысына да имтиханнарын яхшы билгеләргә генә тапшыруларын һәм үзләре теләгән уку йортларына укырга керүләрен телибез.

Бүгенге көнне БДИда катнашу өчен унберенче сыйныфта укучы - 79, урта һөнәри белем бирү учреждениесендә белем алучы - 2, үткән елларда мәктәп тәмамлаган 3 кеше гариза тапшырды.

Читайте нас