+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 Май 2022, 09:20

Югары нәтиҗәләргә ия булган өчен Агыйдел шәһәренең сәләтле һәм талантлы балаларына бүләкләр тапшырылды

Агыйдел шәһәрендәге «Һәрбер баланың уңышы» төбәк проектының «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында сәләтле һәм талантлы балалар белән эшне оештыру системасы эшләп килә, аның юнәлешләренең берсе булып сәләтле һәм талантлы балаларга  булышлык итү тора. Уку елы нәтиҗәләре буенча үткәрелә торган иң мөһим чаралар арасында шәһәр күләмендә узгарылган «Хөрмәтләнү» конкурсы һәм Сәләтле балалар слёты алдынгы урында.

«Хөрмәтләнү» шәһәр конкурсын үткәрү йомгаклары буенча 10 җиңүче һәм 21 лауреат билгеләнде.  Шушы көннәрдә шулай ук Сәләтле балалар слёты – сәләтле, талантлы, актив балаларны, фән олимпиадаларында, конкурсларда һәм ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

«Хөрмәтләнү» конкурсы җиңүчеләренә Мактау грамоталары һәм акчалата премия тапшырылды. Конкурс лауреатлары да Мактау грамоталары һәм бүләк сертификатлары алды.

Мәгълүмат һәм фото чыганагы: https://agidelroo.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: