-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 Май 2022, 08:15

Уфа мәктәпләрендә укучылар «Киләчәккә билет» проектында катнаша

Уфа мәктәпләрендә «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү проектын тормышка ашыру дәвам итә. Ул «Русия – минем тарихым» мультимедиа тарихи паркы нигезендә «Киләчәк лабораториясе» интерактив күргәзмәсенә баруны һәм укучыларның Уфа колледжларында үзләрен һөнәри яктан сынап карауларын үз эченә ала.

Эретеп ябыштыру-монтаж һәм сәнәгать җитештерү колледжында укучылар эретеп ябыштыручы һәм электромонтер һөнәре белән танышты, авиация техникумында «Электроника» һәм «Инженерлык дизайны» остаханәләрендә булды. Тармак технологияләре колледжында балаларга җәмәгать туклануы продуктлары технологы һөнәре турында сөйләделәр һәм белгеч җитәкчелегендә алар үзләре сыр әзерләде.

Исегезгә төшерәбез, “Киләчәккә билет” - 6-11нче сыйныф укучылары өчен иртә һөнәри юнәлеш бирү буенча Бөтенрусия проекты. Ул Русия Президенты Владимир Путин указы белән гамәлдә булган «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://ufacity.info/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: