+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 Май 2022, 08:05

Башкортстан Республикасы Дуван районының Пионерлар һәм укучылар йорты федераль проектта катнаша

Дуван районының Пионерлар һәм укучылар йорты икенче ел рәттән Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы «Һәр баланың уңышы» федераль проектында катнаша.  

2021 елның 1 сентябреннән учреждениедә 165 яңа өстәмә белем бирү урыны булдырылды. Агымдагы елда исә «Робот техникасы» өстәмә белем бирү программасы буенча 45 яңа урын булдыру планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыру өчен ноутбуклар, робот техникасы буенча база җыелмалары, квадрокоптерлар сатып алынган.

«Яңа урыннар булдыру» - ул балаларны актуаль һәм кирәкле булган өстәмә белем бирү программаларына җәлеп итү, һәр баланың талантын ачыклауга һәм укучыларның иртә һөнәри билгеләнешенә юнәлдерелгән уникаль федераль проект”, - дип белдерә Пионерлар һәм укучылар йорты педагоглары.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://duvan.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: