Уфа машиналар төзү колледжы укытучылары Анапа шәһәрендә «Смена» Бөтенрусия балалар үзәгендә квалификация күтәрү курслары үтте. Бу уку йортының «Мәгариф» гомумдәүләт проекты һәм «Профессионалитет» федераль проектында катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.
- Безнең республика өчен урта һөнәри белем бирү оешмаларының федераль программаларда катнашуы зур әһәмияткә ия, бигрәк тә Башкортстанда Һөнәри белем бирүне модернизацияләү елы игълан ителгән вакытта, — дип билгеләп үтте БР мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. — Алда әле бу юнәлештә эшләр күп. Барлык алган белемне практикада кулланырга кирәк. Безнең максат - әлеге юнәлешне тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү, яшь буын үз-үзен күрсәтү һәм кирәкле һөнәрләр алу өчен тәкъдим ителгән мөмкинлекләрдән файдалансын иде.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://education.bashkortostan.ru/