+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 июнь 2022, 08:05

БР Агыйдел шәһәре малайлары һәм кызлары чын патриотлар булып үсә

Агыйдел шәһәрендә «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Ватанчылык тәрбияләү» төбәк проекты кысаларында милли горурлык хисе,  Ватанга, туган халкыңа сөю тәрбияләү максатында ел дәвамында төрле чаралар узгарыла.

Әлеге проект гражданнарга патриотик тәрбия бирү системасының эшен тәэмин итүгә юнәлтелгән. Шул максаттан гомуми һәм өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларында  тәрбияви эш башкарыла, ватанчылык  юнәлешендәге чаралар үткәрелә.

Балалар «Русия мәктәп укучылары хәрәкәте» оешмасы, «Юнармия» Бөтенрусия балалар һәм үсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте эшмәкәрлегенә, шулай ук «Озын тәнәфес» Бөтенрусия конкурсына җәлеп ителә.

Укучылар Җиңү, Русия Герое, Билгесез солдат,  Ватанны саклаучылар көннәрен узгаруда, «Солдат хатлары», «Геройлар яныбызда яши», «Йөрәктән – йөрәккә», «Янәшәдә ветеран яши», «Хәтер вахтасы» акцияләрендә теләп катнаша.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://agidelroo.bashkortostan.ru/

БР Агыйдел шәһәре малайлары һәм кызлары чын патриотлар булып үсәләр
БР Агыйдел шәһәре малайлары һәм кызлары чын патриотлар булып үсәләр
Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: