+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 август 2022, 08:51

Дәүләкән районында Русия Герое генерал Миңнегали Шәйморатовка багышланган митинг үтте

«Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында Дәүләкән районы Мәдәният йортында Русия Герое генерал Миңнегали Шәйморатовка багышланган тантаналы чара узды.

Ул Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы флагларын, шулай ук 112нче башкорт кавалерия дивизиясе байрагын каршылаудан һәм гимннарны башкарудан башланды.

Дәүләкән районы хакимияте башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов лицей-интернатның бер сыйныфы Русия Герое генерал Шәйморатов исемен йөртәчәген белдерде. Матур музыкаль номерлар яңгырады. Бер минутлык тынлык игълан ителде, Хәрби һәм хезмәт даны аллеясына чәчәкләр салынды.

Яңалык чыганагы: https://davlekanovo.bashkortostan.ru/

Фото чыганагы: https://contenta.info/press_releases/306475

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: