+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 сентябрь 2022, 09:29

Салаватта яңа һөнәри остаханәләр ачылды

«Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында Салават индустриаль көллиятендә ике яңа остаханә ачылды.

Салаватта яңа һөнәри остаханәләр ачылды
Салаватта яңа һөнәри остаханәләр ачылды

«Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында Салават индустриаль көллиятендә WorldSkills Russia стандартлары буенча ике яңа остаханә («Нефть һәм газны эшкәртү» һәм «Сәнәгать автоматикасы») ачылды. Моңа кадәр колледжда булган җидесен исәпкә алганда, әлеге вакытта монда «Яшь профессионаллар» бөтенрусия конкурсында катнашу өчен тугыз («Нефть һәм газны эшкәртү»; «Сәнәгать автоматикасы»; «Электромонтаж»; «Табак металлны эшкәртү»; «Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм хезмәтләндерү»; «Бухгалтер исәбе»; «Бизнес өчен «1С: Предприятие 8» платформасында ИТ-карарлар»; «Хезмәтне саклау»; «Смета эше») мәйданчык эшли. Иң мөһиме - яшьләр практикада, һөнәри эшчәнлектә куллану өчен кирәкле белем ала.

 

Яңалык чыганагы: https://salavat.bashkortostan.ru/

Фото чыганагы: https://contenta.info/press_releases/309870

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: