-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 сентябрь 2022, 09:34

Дүртөйлеләр «Башкортстан компасы»нда катнашты

Благовещен районының «Уфа лачыны» спорт үзәгендә узган спорт ориентиры буенча республика ярышлары «Башкортстан компасы»  дип аталды.

Анда Балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерү үзәгенең «Мин – турист» һәм «Спорт туризмы» берләшмәләре укучылары командасы катнашты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Мин – турист» берләшмәсе «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

«Кросс-спринт» дистанциясендә М-10-OPEN категориясендә Айдар Гыйльметдинов –  беренче, Ж-12 категориясендә Анастасия Шамина – өченче, М-17 категориясендә Солтан Тайгунов икенче урын яулады.

«Кросс-классика» дистанциясендә М-10-OPEN категориясендә Айдар Гыйльметдинов - беренче, Айлина Сәетгәрәева (Ж-14) һәм Таһир Хәсәнов (М-14) - икенче, Камил Фәттахов һәм Солтан Тайгунов (М-17) өченче булды.

Яңалык чыганагы: https://durtuli.bashkortostan.ru/

Фото чыганагы: https://contenta.info/press_releases/313131

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: