+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 сентябрь 2022, 21:14

Илнар сынатмаячак

Яңа Явыш башлангыч мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы Илнар Рәфиков - бик тырыш һәм җаваплы малай.

Илнар сынатмаячак
Илнар сынатмаячак

Яңа Явыш башлангыч мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы Илнар Рәфиков - бик тырыш һәм җаваплы малай. Яхшы укый, зур теләк белән белем ала, шигырьләр, туган башкорт әдәбиятын укырга ярата. Күп балалы гаиләдә үскән малай мәктәп тормышында да, сыйныфтан тыш чараларда да актив катнаша.

Илнар укытучысы Тәзкирә Надир кызы Галина җитәкчелегендә, шәхсән үзе дә, сыйныфташлары белән дә район, республика дәрәҗәсендәге төрле конкурсларда җиңүче һәм призер булды. Мәсәлән, башкорт халык шагыйре Рәми Гариповның 90 еллыгына багышланган «Минем Рәми» төбәкара конкурсының беренче этабы нәтиҗәләре буенча ул 800 катнашучыдан иң яхшы утыз исәбенә керде, әлеге вакытта аның икенче этабы бара. Безнең актив ярдәмебез белән Илнар Рәфиков яхшы нәтиҗәгә ирешер, дип ышанабыз. Аның өчен актив тавыш бирик.

Автор:Гульрайхан Бакиева
Читайте нас: