+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 сентябрь 2022, 09:35

Борай районы мәктәпләрендә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» дәресләре үткәрелә

«Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Русия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» федераль проекты кысаларында мәктәпләрдә өченче дүшәмбе «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» патриотик, әхлакый һәм экологик юнәлештәге дәресләрдән башлана.

Шулай ук Борай районының барлык мәктәпләрендә күренекле, бөек галим,  космонавтикага нигез салучы һәм җиһан киңлеген үзләштерүне пропагандалаучы, ракета моделен эшләүче К.Э. Циолковскийның тууына 165 ел тулуга багышланган дәресләр узды. Циолковскийның биографиясе, авыр тормыш шартларына карамастан, аның үз эшенә тугры булуының һәм максатка ирешүдә ныкышмалылыгының яхшы мисалы булып тора.

Яңалык чыганагы: https://buraevo.bashkortostan.ru/

Фото чыганагы: https://contenta.info/press_releases/318333

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: