Әсән авылыннан Радмир Садретдинов Мәскәүдә Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасында узган «Яшь техниклар һәм уйлап табучылар» IX Бөтенрусия конференциясендә катнашты. Чара «Мәгариф» гомумдәүләт проектына ярдәм итү максатыннан оештырылды.
Радмир күләмле чарада катнашудан уңай тәэссоратлар алды, яңа проектлар белән илһамланды һәм үз көчеңә ышану, укуга сөю уңышларга китерүен аңлады.
- Физика укытучы Илдус Әүдәх улы «Акыллы лампа» проектын булдырырга тәкъдим итте, бергәләшеп аны тормышка ашырдык. Ул миңа ярдәмләште, кайдадыр үзем идеяләр тәкъдим иттем, барысы да тиз генә килеп чыкмады, ләкин бу миңа тагын да көчлерәк этәргеч бирде, - ди Радмир.
Киләчәктә ул Уфа дәүләт авиация техник университетына авиация двигательләре факультетына укырга керергә планлаштыра.
Яңалык чыганагы: https://durtuli.bashkortostan.ru/
Фото чыганагы: https://contenta.info/press_releases/316620