

Коралачык авылыннан ветеран укытучы, «БАССРның атказанган укытучысы», орденлы Эльмира Фатыйх кызы Зөбәерова язын үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Бу барлык район өчен әһәмиятле вакыйгага әйләнде. Ни өчен дигәндә, күптән түгел Коралачык мәктәбендә аның хөрмәтенә үткәрелгән тантана моны янә бер исбатлады.
Зур залга бихисап ир-егетләр һәм хатын-кызлар — нигездә, Коралачык урта мәктәбен төрле елларда тәмамлаучылар җыелган иде. Тантананың тагын бер үзенчәлеге бар: бу көнне моннан нәкъ 60 ел элек мәктәпне тәмамлаган сыйныфташлар да очрашты. Алар Эльмира Фатыйх кызы Зөбәерованың юбилей бәйрәменә республикабызның һәм илнең төрле почмакларыннан кайтканнар иде.
Укучылары үзләре үк инде өлкән яшьтәге, чәчләренә чал кергән кешеләр булса да, кадерле укытучыларының алардан әллә ни аерылып тормавы — чын мәгънәсендә гаҗәеп күренеш! Эльмира Фатыйх кызының кәефе бик күтәренке иде, ул һәр сыйныфның мәктәп елларындагы кызыклы мизгелләрен тирән юмор белән искә алды.
90 яшьлек юбилеенда да шундый актив булган, җәмгыять өчен файдалы эшләр башкаручы педагогик хезмәт ветераны Эльмира Фатыйх кызы Зөбәерованың бәйрәм кичәсен мәктәп директоры, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе район оешмасы рәисе Сөмбел Раффак кызы Хәйбуллина югары дәрәҗәдә алып барды.
Районның рухи-мәгърифәти һәм җәмәгать тормышына, мәгариф өлкәсенә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен юбилярга кайнар котлаулар һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Муниципаль район Советы секретаре Илһам Шамил улы Бакиев район башлыгы Венер Фәрит улы Насретдиновның иң җылы рәхмәтләрен һәм тәбрикләүләрен җиткерде. Район мәгариф бүлеге начальнигы Рөстәм Тимербай улы Исмәгыйлев та ветеран укытучыга карата булган олы хөрмәтен белдереп, изге теләкләрен юллады.
Эльмира Фатыйх кызы — республика хакына намус белән хезмәт итүче лаеклы балалар тәрбияләгән ана. Аның Салават шәһәре хакимиятендә җаваплы вазыйфа башкаручы улы Данир Җәүдәт улы Зөбәеровны олы җанлы, югары профессионал итеп үстергәне өчен, Салават шәһәре хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Бу почетлы бүләкне Салават шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Урал Шәриф улы Мәгыйзов тантаналы рәвештә үзенә тапшырды.
Эльмира Фатыйх кызын котларга килүчеләр арасында танылган якташларыбыз да бар иде. Юбилярга үзенең җылы теләкләрен Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының элеккеге баш инспекторы, аннары Ямал-Ненец автономияле округы буенча Федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары булып эшләгән, эчке гаскәрләр полковнигы Гаяз Нурфаез улы Тимербулатов юллады. Шулай ук район мәгариф бүлеген күп еллар уңышлы җитәкләгән Рафаэль Зиннур улы Латыйпов һәм Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе Әкъсән Садыйк улы Акчурин да хөрмәтле укытучыны олы бәйрәме белән ихлас тәбрикләде.
Бәйрәм агымында шагыйрь Җәүдәт Исмәгыйлевнең бер үзенчәлекле шигыре яңгырады. Бу әсәр үз вакытында аның хезмәттәшләре булган Җәүдәт һәм Эльмира Зөбәеровларның туйларына 40 ел тулу уңаеннан язылган булган. (Сүз уңаеннан, Зөбәеровлар гаиләсе бергә 60 елдан артык үрнәк булып гомер итә). Әлеге шигырьне Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты, Уфа «Нур» татар дәүләт театры актеры Мәхмүт Фатыйхов чын актерларча чагу һәм тәэсирле итеп укып ирештерде, шулай ук бәйрәмгә үзенең җырлы бүләген дә юллады.
Эльмира Фатыйх кызының хезмәттәшләре — мәктәпнең элеккеге һәм бүгенге коллективы да ветеран укытучыга карата булган җылы, ихлас теләкләрен җиткерде, якты истәлекләре белән уртаклашты.
Бәйрәмдә яңгыраган һәр чыгыштан Эльмира Зөбәерованың үткән тормыш юлы, аның һәр этабы ачык күренде. Коралачык мәктәбенә аяк баскан көннән үк, ул педагогик коллектив, аеруча гомерлек җәмәгате Җәүдәт Хәмзә улы Зөбәеров белән бергә балалар һәм ата-аналар арасында иң актив укыту-тәрбия эшен җәелдереп җибәрә. Алар һәрвакыт мәктәпнең, Коралачык авылының һәм туган районның җәмәгать һәм хуҗалык тормышы алдынгылары сафында булалар. Башка мөгаллимнәр белән берлектә предмет методикасын камилләштерү өстендә эшлиләр, халык арасында агитация-массакүләм эшләрен уңышлы алып баралар.
Болар барысы да зур белемне, аны даими тулыландырып торуны таләп итә. Димәк, бу уңышларның нигезендә тирән хезмәт сөючәнлек, үз-үзеңне һәрвакыт югары тәртиптә һәм рухи ныклыкта тоту омтылышы ята.
Төрле өлкәләр өчен зур буын хезмәтчәннәрен, югары квалификацияле белгечләр тәрбияләгән педагогик коллектив белән беррәттән, Коралачык авылы халкы да олы рәхмәткә лаек. Авылдашлар читтән килеп укучы балаларны үз туганнарыдай күреп, өйләренә, җылы гаилә кочагына кабул иткән. Балалар уку елы дәвамында әлеге йортларда даими яшәп белем алган. Бу игелекле эшне башкарган авыл халкының исәннәренә озын гомер һәм чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез, ә инде дөнья куйганнары алдында түбәнчелек белән баш иябез. Аллаһы Тәгалә барысыннан да разый булсын!
Эльмира Фатыйх кызы тарихи кыйммәткә ия булган мәгълүматларны теркәп, үзенчәлекле архив туплый башлый. Бу игелекле хезмәтнең нәтиҗәсе буларак, ул уникаль тарихи документлар һәм экспонатлар җыелган музейның җитәкчесе булып китә. Олы җанлы укытучының фәнни-тикшеренү эшенә бөтен күңелен салып иҗат итүе соклану уята. Төбәк тарихын барлаган күп кенә галимнәр, укытучылар, музей хезмәткәрләре һәм киң җәмәгатьчелек бәяләп бетергесез бай архив материаллары өчен Эльмира Фатыйх кызына чиксез рәхмәтләрен белдерә.
— Тарихка булган бу кадәр тирән мәхәббәт кайдан килә сезгә, асылда бит сез — физика-математика укытучысы? — дип кызыксынучыларга Эльмира Фатыйх кызы һәрвакыт җылы елмаю белән җавап бирә:— Бу мәхәббәт тарих дәресләрен безгә искиткеч кызыклы, җанлы итеп алып барган фронтовик укытучыбыз Мидхәт Мәҗит улы Фәйзуллиннан киләдер, дип уйлыйм. Алга таба ул үзенең туган Динес авылы мәктәбендә дә уңышлы гына укытты. Озын гомерле мөхтәрәм юбилярның бәйрәм кичәсе бер сулышта үтте. Бихисап рәхмәт һәм ихтирам сүзләреннән тыш, бу көнне залда күңелләрне тетрәндерерлек моңлы җырлар яңгырады, сокланулы шигырьләр укылды. Бәйрәмнең чын бизәге булып, район мәдәният йортының «Илһам» халык ветераннар ансамбле чыгыш ясады. Катнашучыларының күпчелеге Коралачык мәктәбен тәмамлаучылардан торган әлеге коллективның һәр башкаруы тамашачы күңеленә хуш килде һәм тантанага үзенчәлекле җылылык өстәде.
Әлеге чара — кеше яшьтән үк, аннары олы яшьтә дә үзе һәм тирә-юньдәгеләр өчен дөрес, матур яшәсә, тормышның никадәр нәтиҗәле, бәхетле һәм кызыклы була алуының ачык, чагу дәлиле. Яраткан эшең, күңелеңә канәгатьлек һәм башкаларга шатлык китерүче шөгылең булу, күңел төшенкелегенә, юк-бар рәнҗүләргә, ачу-көнчелекләргә урын калдырмыйча, гел изге планнар белән яшәү, якыннарыңны ярату һәм бер-береңне кайгырту — озынгомерлелекнең төп середер, мөгаен.
Гөлрәйхан БАКИЕВА.
Фаяз ФАТЫЙХОВ
фотосы.