+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2021, 14:27

Бүләкләр уйнатылды, приз алырга килегез!

Татар гәзитен алдыручылар арасында Өчбүләктән Илдус Насыйров һәм Люция Кадыйрова, Акбулаттан Гарифә Вахитова, Линара Абульманова, Динестән Рәйсә Муллабаева, Морозов Рәиф,Коралачыктан Алсу Фәйзуллина, Балыклыдан Фәния Гобәйдуллина, Әтәчтән Минзифа Вәлиева һәм Федоровкадан Лилия Рафаэль кызы бүләк отты.

Узган җомгада, вәгъдә ителгәнчә, «Ашкадар таңнары» район гәзитен 2022 елның беренче яртыеллыгына яздыручылар арасында призлар уйнатылды. Гәзитне рус, башкорт һәм татар телләрендә яздыручылар өчен уен аерым-аерым үткәрелде.
Моннан тыш, «Мин район гәзитенә язылдым»флешмобында катнашучылар арасында аерым призлар уйнатылды. Андыйларны утыздан артык санадык, гәзит битләрендә без аларның фоторәсемнәрен урнаштырдык, соңрак җибәрелгәннәренең басылып чыкмавына үкенәбез. Редакция хезмәткәрләренең бердәм фикере буенча, флешмобның төп призын – савыт-сабаларны  Юлдаш авылының «Әгинәйзәр» клубы әгъзаларына тапшырырга карар кылынды. Әбиләр даими очрашып, авыл клубында репетиция ясыйлар, бәйрәмнәр вакытында чәй эчәрләр. Юлай Рәкыйть улы Дәүләтбаевка  Яңа ел гирляндасы эләкте. Акбулаттан Зөлфия Әхмәдова уенга килде һәм призын шул көнне  алып кайтып китте. Флешмобның калган катнашучылары арасында 2022 ел символы булган арыслан сурәтләнгән такталар уйнатылды.
Татар гәзитен алдыручылар арасында Өчбүләктән Илдус Насыйров һәм Люция Кадыйрова, Акбулаттан Гарифә Вахитова, Линара Абульманова, Динестән Рәйсә Муллабаева, Морозов Рәиф,Коралачыктан Алсу Фәйзуллина, Балыклыдан Фәния Гобәйдуллина, Әтәчтән Минзифа Вәлиева һәм Федоровкадан Лилия Рафаэль кызы бүләк отты.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм бүләк алырга күлүләрен сорыйбыз. Үзегез белән ИНН һәм СНИЛС алып килегез – бу отчет өчен кирәк.

Бүләкләр уйнатылды, приз алырга килегез!
Бүләкләр уйнатылды, приз алырга килегез!
Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас: