+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
21 гыйнвар 2022, 09:29

Йолдызнамә

Сез сайлау алдында. Нишләргә? Үзегезне тыңласагыз, кешегә сөйләмәгез, киңәш сорамагыз.

Йолдызнамә (19-26 гыйнвар)

Кучкар (21 март - 20 апрель)
Үҗәтрәк булыгыз. Эштә үзегезне күрсәтергә, сүзегезне әйтергә читенсенмәгез – сезне уңай бәяләрләр. Ипләп кенә җитәкчегезгә үтәмәгән вәгъдәсен исенә төшерегез. Күбрәк вакытыгызны саф һавада үткәрегез.

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Кайчандыр серләрегезне бүлешкән кешедән сак булыгыз. Ышанычыгыздан файдаланып зыян салмасын. Элекеге хаталарыгызны төзәтергә тырышыгыз. Ял көннәре уңай кәеф белән сөендерер.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Һәрвакыт тыныч булыгыз, тыныч күңел белән башлаган эш кенә яхшы нәтиҗә бирә. Сөйгәнегезнең идеяләрен хуплагыз, тәмле телегезне кызганмагыз. Бу сезгә киләчәктә икеләтә яхшылык белән әйләнеп кайтачак.

Кысла (22 июнь - 22 июль)
Эш буенча дөрес карарга килә алмасагыз, өйдәгеләр белән киңәшегез. Бернәрсәдән дә курыкмагыз, сезне зур уңышлар көтә. Документларга игътибар белән тикшермичә кул куймагыз.

Арыслан (23 июль - 23 август)
Атна күңелле вакыйгаларга бай. Яңа проектлар турында фикер алышулар көтелә. Күптән хыялланган эш белән шөгыльләнә башларсыз. Атна ахырында күптәнге хыялыгыз тормышка ашар.

Кыз 24 август - 23 сентябрь
Тормышыгыздагы аңлашылмаучанлыкларга ачыклык керәчәк. Тыныч, рәхәт чор башлана. Атна уртасында ниндидер мөһим эш килеп чыгарга мөмкин. Шәхси тормышыгызда бераз тавыш булып алыр.

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь)
Чәршәмбедән тормышыгызда яхшы якка үзгәрешләр башланачак, бик күп мөмкинлекләр ачылачак. Тормышыгыздагы уңай чордан файдаланып калыгыз. Күчемсез милек белән бәйле эшләрегезне шушы арада тизрәк тәмамларга кирәк.

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь)
Сездәге кешеләрне ышандыру сәләте хәтта үткән атнадагы үпкәләрне дә оныттырачак. Киләчәккә планнар һәм чыгымнар турында гаиләдәгеләргә дә сөйләгез, яшермәгез. Ял көннәрендә бик сагынган кешегезне очратырсыз.

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь)
Акча белән бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнми торыгыз, әгәр кичектерергә ярамый торган эш икән, атна ахырында эшләү яхшырак. Проблемаларны хәл итәр өчен яңа ысуллар уйлап табарга туры киләчәк.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 гыйнвар)
Күптән тузан җыеп яткан эш белән шөгыльләнергә кирәк булачак. Бу эшне тәмамлагач, өстегездән тау төшкән сыман булыр. Күңел тынычсызлыгы, үз-үзегезгә ышанмау кебек хисләр сезнең белән хушлашачак.

Сукояр (21 январь - 18 февраль)
Якын иткән кешегезгә карата булган канәгатьсезлек сезнең күңелегезне әрнетә, аның һәр әйткән сүзе җаныгызны телгәли. Тормышыгыздагы борылыш чорын төшенкелеккә бирелмичә үткәреп җибәрегез. Озакламый барысы да яхшы булыр.

Балык (19 февраль - 20 март)
Сез сайлау алдында. Нишләргә? Үзегезне тыңласагыз, кешегә сөйләмәгез, киңәш сорамагыз. Ял көннәрендә яраткан кешегезне очрату ихтималы бар. Еракка планнар төземәгез, барысы да үз җаена барсын.

Мәгълүмат чыганагы: shahrikazan.ru/news

Йолдызнамә
Йолдызнамә
Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас: