Шушы көннәрдә Фёдоровка район үзәк дәваханәсендә ике бала коронавируска каршы прививка ясатты. Узган атнада безнең районга үсмерләр өчен 20 доза вакцина кайтарылды.
Уналты яшьлек Эльвина һәм унике яшьлек Илдар иртүк әниләре белән участок педиатрына килделәр, ул тиешле медицина тикшерүе үткәрде, температураларын үлчәде, аларның сәламәтлеге торышын тикшерде. Анкета һәм рөхсәт кәгазен рәсмиләштергәннән соң алар балалар поликлиникасының прививка кабинетында вакцинаның беренче компонентын алдылар. Аннан соң ярты сәгать дәвамында медиклар күзәтүе астында булдылар. Ике бертуган үзебезне яхшы хис итәбез һәм бернинди курку да юк, диделәр.
«Мин үзем дә прививка ясаттым һәм бернинди өзлегүләр дә тоймадым. Шуңа күрә улым белән кызыма да сакланырга кирәк дигән карарга килдем. Алар үзләре дә каршы булмады, чөнки сыйныфташлары, дуслары һәм туганнар белән даими элемтәдә торалар, шуңа күрә чир йогарга мөмкин», - ди аларның әниләре Зөлфия Марс кызы Латыйпова.
Билгеле булганча, Балалар өчен уйлап табылган «Спутник-М» вакцинасы – зурлар өчен билгеләнгән «Спутник V» препаратының биш тапкыр «җиңеләйтелгән» варианты. Бала организмында чиргә каршы антитәнчекләр барлыкка килсен өчен шул да җитә.
12–15 яшьлекләргә вакцинация уздыру өчен ата-ананың язма рөхсәте кирәк. 15 яшьтән зуррак үсмерләр прививка ясату-ясатмау мәсьәләсен мөстәкыйль хәл итә ала.
Теләге булганнар яшәү урыны буенча фельдшер-акушерлык пунктларында вакцина ясата ала.
Елена МАГАНЕВА.