+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель 2022, 10:44

Республикада хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды

Башкортстан егетләре Русия территориясендә генә хезмәт итәчәк. Кичә,1 апрельдә, Башкортстанда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Башкортстан  Хәрби комиссариаты мәгълүматларына буенча, 5 мең тиәсе егет Русия территориясендәге  гаскәрләрнең барлык төрләренә китәчәк.

Республикада хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды
Республикада хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды

Башкортстан егетләре Русия территориясендә генә хезмәт итәчәк.

Кичә,1 апрельдә, Башкортстанда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Башкортстан  Хәрби комиссариаты мәгълүматларына буенча, 5 мең тиәсе егет Русия территориясендәге  гаскәрләрнең барлык төрләренә китәчәк.

Русия буенча быелгы язда барлыгы 134,5 мең егет армиягә чакырылырга тиеш - бу, узган елдагы белән чагыштырганда, азрак. Аларның хезмәте уку үзәкләрендә һөнәри әзерлек белән башланачак, ул өч айдан биш айга кадәр дәвам итәчәк. Русия Оборона министрлыгында хәрби хезмәткә алынучыларның берсе дә Украинага җибәрмәячәк, дип белдергәннәр – махсус операцияләрдә бары профессионал хәрбиләр генә катнаша.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның бернинди дә "кайнар нокта"га да җибәрелмәячәген ассызыклап үтәм", - диде ведомство җитәкчесе Сергей Шойгу.

Шулай ук оборона министры билгеләп үткәнчә, узган язда армиягә алынган барлык солдатларның хезмәт срогы чыккач, алар вакытында запаска китәчәк, демобилизацияләнүчеләрне өйләренә "дембель вакыты" җитү белән озатачаклар.
Коронавирус таралуга юл куймас өчен, Башкортстан муниципалитетлары хәрби комиссариатларында һәм Җыелма пунктта биналарга - дезинфекция, ә призывникларга COVID-19ка тест үткәрелә.

Чыганак: kiziltan.ru

Фото: www.bashkortostan.ru/presscenter/news/442465/

Республикада хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды
Республикада хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды
Автор:Алсу Тятигачева
Читайте нас: