-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
6 июнь 2022, 18:11

Мөселманнар җыены

12 июнь – Русия көне уңаеннан изге Нарыстау җирендәге “Сәхәбә” мәчетендә 12.00 сәгатьтә мөселманнар җыены үтә.

Мөселманнар җыены
Мөселманнар җыены

12 июнь – Русия көне уңаеннан изге Нарыстау җирендәге “Сәхәбә” мәчетендә 12.00 сәгатьтә мөселманнар җыены үтә.

Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен күмәкләшеп дога кылыйк, зикер әйтик, бергәләп илебез халыклары бердәмлеге, Җир шарындагы иминлек һәм тынычлык өчен дога кылыйк!

Программада: Көръән, җәмәгать белән намаз уку, зикер һәм дога кылу.

Мәдәни программада Русиянең Баш мөфтие, Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Башкортстанның һәм күрше-тирә республикаларның имам-хатыйплары, курайчы Роберт Юлдашев, “Аргамак” этно-рок, “Гүзәл-данс” бию төркемнәре, билгеле галимнәр, шагыйрьләр, язучылар чыгыш ясый, нәшидләр, салаватлар, мөнәҗәтләр әйтү, халык җырларын һәм биюләр башкару, мәргән укчылардан осталык дәресләре каралган.

Балалар өчен аерым мәйданчыклар эшләячәк.

Шундый җыеннардан бер-беребезгә карата ихтирам һәм мәхәббәт, Аллаһы Тәгаләгә һәм пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа сәлаллаһу галәйһи сәламга карата ихласлык тойгылары артсын!

Барыбызны да олуг бәйрәмгә чакырабыз! Илебез, җиребез, халкыбыз бердәмлеге сагында бердәм булыйк!

Җыенга  килүчеләр өчен барлык санитар кагыйдәләр үтәү (битлек, перчатка кию) каралган.

“Сәхәбә” мәчетенең адресы: Миякә районының Нарыстау авылы янында.

Белешмә өчен телефон: 8-927-321-70-93.

Оештыру комитеты.

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: