+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
7 июнь 2022, 08:51

Башкортстан Республикасы Стәрлетамак шәһәрендә яңа виртуаль концерт залы ачылды

Стәрлетамак модель китапханәсендә «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында виртуаль концерт залын ачу тантанасы үтте.

Әлеге мәйданчык ярдәмендә теләгән һәркем сәнгатькә кагыла, әйдәп баручы артистлар һәм коллективларның концертларын туры трансляциядә карый ала.

- Мондый проектлар территориаль киртәләрне җиңәргә, бердәм мәдәни киңлек булдырырга мөмкинлек бирә. Мондый мәйданчык Стәрлетамакта бердәнбер түгел – ике ел элек виртуаль концерт залы театр-концерт берләшмәсендә эшли башлады, - дип ассызыклады шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов.

Китапханә залы заманча техника белән җиһазландырылган, ул һәркемгә классик музыка концертларын югары сыйфатта туры трансляция барышында онлайн режимда күрергә һәм ишетергә мөмкинлек бирә. 

Яңалык һәм фото чыганагы: https://sterlitamakadm.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: