+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 июнь 2022, 08:05

Башкортстан Республикасы Дүртөйле шәһәрендә туристик-туган якны өйрәнү һәм техник юнәлешле берләшмәләр ачылачак

Дүртөйле шәһәренең Балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерү үзәгендә яңа уку елында туристик-туган якны өйрәнү һәм техник юнәлешле яңа берләшмәләр ачылачак. Бу эш «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты нигезендә башкарылачак.

Программа балаларның техник иҗатка һәм уйлап табуга сәләтен ачарга мөмкинлек бирәчәк. Конструкцияләү һәм программалаштыру процессында укучылар физика, механика, электроника һәм информатика өлкәсендә өстәмә белем алачак.

Туризм балаларга дөньяны танып-белергә, аны төрле ракурсларда күрергә, үзләре өчен яңа офыклар ачарга ярдәм итәчәк. Монда һәр укучы каршылыкларны җиңәргә, катлаулы көнкүреш хәл-шартларыннан стандарт булмаган чыгу юлларын табарга өйрәнәчәк.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://durtuli.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: