+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
8 июль 2022, 09:54

Җиләкләр пешкән чак

Җәйнең иң матур вакыты җитте. Болыннарда, урман аланнарында кып-кызыл булып җир җиләге өлгерә.

Җәйнең иң матур вакыты җитте. Болыннарда, урман аланнарында кып-кызыл булып җир җиләге өлгерә. Табигать биргән әлеге байлыкны җыеп калырга тырыша безнең халык. Чөнки ул үзенең искиткеч тәме белән генә түгел, сәламәтлеккә яхшы тәэсире белән дә дан тота.  Аның  нидән файдалы булуын беләсегез килсә,  түбәндәге юлларны укыгыз.

* Хуш исле җир җиләге белән каен җиләге А, В, С, Р витаминнарына, органик кислоталарга, тимер, фосфор, кальцийга бай. Электән аны халык медицинасында төрле авыруларны дәвалау өчен файдаланганнар.
* Җиләк аппетитны ача, хәтерне яхшырта, сусынны баса, матдәләр алмашын җайга сала, кан басымын көйли.
* Җиләк салкын тигәндә дә файдалы, югары температураны төшерә, җимешләрне шулай ук буыннар сызлаганда, подагра булганда да ашарга киңәш итәләр.
* Җир җиләге элек-электән иммунитетны ныгыту, бит тиресен яшәртү чарасы буларак та кулланылган. 
* Җиләкнең яфракларын яраларга да куялар. Шулай ук яфраклардан төнәтмә дә ясыйлар. Моның өчен 50 грамм җимеш кирәк. Төнәтмәне 4 сәгать тотарга, аннары көненә өчәр тапкыр ашар алдыннан эчәргә киңәш ителә. Төнәтмә баш авыртудан, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан ярдәм итә, кан басымын төшерүдә булыша. 
* Киптерелгән җиләкне исә буыннары сызлаучыларга, диабетлыларга, калкансыман бизнең эшләү функциясе бозылган кешеләргә кулланырга кушалар. 
Җиләкнең зыяны да бар икән. Аны ашказаны җәрәхәте булганда, шикәр диабетлы кешеләргә  чамасын белеп кенә ашарга киңәш ителә.
Шулай ук җиләк аллергия китереп чыгарырга мөмкин икән. 

Мәгълүмат чыганагы: tukai-rt.ru

Җиләкләр пешкән чак
Җиләкләр пешкән чак
Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас: