+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
12 июль 2022, 10:44

Җир җиләкләре җыям...

Болыннарда,  тау битләрендә җир җиләге пешә

Авылларда яшәүчеләр әлеге мизгелне кулдан ычкындырмаска теләп, рәхәтләнеп җиләк җыя.  Шәһәрләрдән дә  нәкъ менә шушы вакытта ялга кайтырга тырыша халык.

 “Авылыбыз эргәсендәге болынлыкка бардык. Быел узган елгыга караганда җиләк эрерәк тә, сусылрак та. Үлән озын булгач арасында  яшелрәкләре дә бар. Кулга эләгүгә кайберләре изелеп үк китә, иренмичә җыярга гына кирәк. Бер бидрәсеннән кайнатма ясадым, кайберләрен  туңдыргычка салып куйдым. Кышын эретеп ашыйбыз, гаиләбездә  күпчелегебез шулай ярата. Кунаклар килгәч өстәлгә алып куйсаң, җәйге болынны хәтерләтеп,   бөтен өйгә хуш исе тарала”, – ди Галия  апа.

Дуслар,   ә сез  җиләккә йөрисезме?

Җир җиләкләре җыям...
Җир җиләкләре җыям...
Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас: