+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 июль 2022, 12:00

Солдат туган авылына «кайтты»

Районыбызның Өчбүләк  авылында бүген дулкынландыргыч та, моңсулы да  вакыйга үтте. Бөек Ватан сугышы елларында батырларча  һәлак булган Габидуллин Сәйфулла җәсәден җирләделәр.

Районыбызның Өчбүләк  авылында бүген дулкынландыргыч та, моңсулы да  вакыйга булды. Бөек Ватан сугышы елларында батырларча һәлак булган Габидуллин Сәйфулла җәсәден җирләделәр. 80 елдан соң солдат туган авылына “кайтты”.

 Быел май аенда Смоленск өлкәсендә эзләнүләр вакытында берничә солдат җәсәде табыла. Шуларның икесе безнең якташларыбыз булып чыга. Төхвәтуллин  Гыйзетдин җәсәден  агымдагы елның 23 июнендә Балыклы авылына алып  кайтып җирләделәр. Аларны шәхси әйберләре аша ачыклыйлар.

1905 елгы Сәйфулла  Төхвәт улы 1942 елның августында    фронтка китә һәм хәбәрсез югала. Кызганычка каршы, Смоленск җирендә 1943 елда  һәлак булган булып чыга.

Солдатны җирләү чарасы башта  мәктәп янында митинг белән башланды, аннан  аны авыл зиратына алып барып, Коръән сурәләре укып җирләделәр.

Солдат туган авылына  «кайтты»
Солдат туган авылына «кайтты»
Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас: