0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
1 март 2023, 10:20

Ни хәлең бар, әни?

Хәзер туганлыкның сүзе генә бар кебек. Тормыш сынавы белән күзгә-күз очрашканда, кемнәндер ярдәм көтәм димә, һәркемнең үз мәшәкате, үз тормышы. Тик күңел бары җылы сүз, яхшылык көтеп яши...

Ни хәлең бар, әни?
Ни хәлең бар, әни?

Галимә әби күршесенең моң-зарларын тыңлап утырды да, бераз бүленеп алыйк дип, чәй куярга чыгып китте. Көн саен ахирәте керә дә, туганлык җебе турында сөйләп, авырткан җиренә тоз сала. Галимә ул әйтмәсә дә белә бит аны, нигә һаман исенә төшереп торырга инде? Кичә генә сиксән яшьлек юбилеен гөрләтеп уздырдылар, аны котларга Мәскәү хәтле Мәскәүдән уллары, оныклары кайткан иде. Барысы да бер табынга җыелыштылар да «Сүзне кемгә бирик?» дигәндәй аптырап калдылар. Төп нигездә яшәүче малае Хәбир тамак кырып алды да әнисе Галимә янына килде.

— Менә, әни, бүген барыбыз да сине хөрмәт итеп, яратып шушы түгәрәк өстәлгә җыелдык. Син булмасаң, беребез дә үз юлыбызны таба алмас идек. Еракта яшәүче улларың да, бар эшләрен ташлап, туган йортка кайттылар. Оныкларың да «Дәү әни!» дип өзелеп торалар...

Хәбире бигрәк нечкә күңелле булып үсте, тост әйтәм дип баскан җирендә, ике сүзнең берсендә күз яшен сөртте. Аннары сүзгә Галимәнең ике улы, бер кызы да кушылды. Дүрт нарасыен күз карасы кебек карап үстергән ананың бүген урыны түрдә иде. Ләкин күңеле генә нидер эзләнде, туганнарының җылылыгын тоймады. Бәйрәмнән соң кич белән ишегалдында самавыр кайнаттылар, шашлык пешерделәр. Дәртле көйләргә күңел ачтылар. Галимә, тамагын туйдырып, тәлинкәсен аш бүлмәсенә алып керим дигәндә, киленнәренең «күңелле» сөйләшүенә туры килде. Мәскәү килене белән Казандагы Рәхимәсенең савыт-саба юып маташуы иде.

— Әнкәй бигрәк беркатлы инде безнең, әйеме? Үзенең юбилеен үткәрергә кайттык дип уйлыймы икән әллә ул? Мин, мәсәлән, аның кесәсен бераз бушатырга кайттым — һич акча җиткереп булмый.

— Син генә түгел, үзем дә иремне шуңа әйдәләдем. Әниеңне котламыйча булмас, бердәнбер газиз анаң бит ул синең, дидем.

— Уллары да үзе кебек инде, тор дисәң тора. Үзләре, без әйтмичә, бер эш тә эшли белмиләр.

— Каннан күчкәндер инде, Рәхимә.

Икесе дә шаркылдап көләргә тотындылар. Берсенең кулындагы тәлинкәсе идәнгә төшеп ватылды. Галимә, йөрәген тотып, диванга барып ятты, бар көченә «Су!» дип кычкырды. Ишегалдыннан килгән көчле музыка, аш бүлмәсендәге киленнәрнең сөйләшүе, бүлмәләрдә телефон уенына чумган оныкларының чырык-чырык көлүләре Галимәнең тавышын каплады. Карчык якындагы пыяла вазаны аударды. Чәлпәрәмә килгән тавышка Рәхимәсе йөгереп чыкты. Ул беренче әнкәсенә түгел, ваза кыйпылчыгына карады:

— Безнең бүләк харап булган! Әнкәй, нишләттең инде?

Галимә, йөрәген тоткан килеш, «су» дип кабатлавын дәвам итте. Залга икенче килен очып диярлек чыгып җитте:

— Рәхимә, диван янына куясы түгел бит инде андый бүләкне. Әнкәйнең холкын беләсең, — дип, үзенчә киңәшен бирде.

Ишектән кергән Хәбир «Шашлык пеште!» диде дә, әнисен күтәреп алып, ишегалдына йөгерде. Гадәттә, Галимәне шәфкать туташына алып төшә иде ул. Бу юлы да карчыкны укол гына коткарып калды. Өйдәгеләр Хәбирнең кайтуын дүрт күз белән көттеләр. Барысы да әниләре өчен борчылган йөз ясаганнар иде. Галимәне бүлмәсенә кертеп яткыргач, Хәбир аш бүлмәсенә чәйләп алырга кереп китте. Аның артыннан, аяк очына басып, калганнар да иярде.

— Сез, — диде Хәбир, бар батырлыгын җыеп. — Нәрсәгә кайттыгыз соң монда? Әнинең юбилеен бәйрәм итәргәме, әллә инде, шушы диванына яткырып, соңгы васыятен тыңларгамы? Күрәм: барыгыз да ишле, икешәр-өчешәр балаларыгыз бар. Акчагыз да кесәгез тулы. Ә йөрәк дигән җирегездә әнигә булган хөрмәт хисе яшиме сезнең? Ул безне — дүрт баланы — берүзе үстерде, утка-суга да безнең өчен керде. Шушы нигездәге йортны да авыл халкы ярдәме белән төзетте. Хәер, сезгә нигез турында сөйләп мәгънә юктыр. Сез бит бу йортны елга бер тапкыр — әнинең туган көнендә яисә пенсия алган вакытында гына кайтып күрәсез. Ә мин көн саен әнинең авыртудан ыңгырашып су сораганын ишетәм. Аңа сез алган кыйбатлы күлмәк яисә башка бүләгегез кирәкми, бары тик җылы сүзегез, игътибарыгыз гына кирәк, туганнарым!

Хәбир алдан әзерләгән сүзләрен әйтеп бетермәде, күзен каплап, әнисе янына кереп китте. Рәхимә өстәлдәге суык чәен түгеп яңаны ясады. «Әнигә чәй китерим әле», — дип, әнкәсе янына ашыкты, ә икенче килене бүлмәләрне җыештырып алырга булды. Шау-гөр килгән балалар да, телефоннарын читкә куеп, урамдагы күрше балалар белән танышырга чыгып киттеләр. Галимә балалары белән менә шундый тату тормышны күрергә күптәннән хыяллана иде. Ләкин, тирән йокысына талып, аны да төшендә генә күрде.

Икенче көнне балалары үз өйләренә кайтып киттеләр. Өйдә бары тик тынычлык һәм Галимә белән Хәбир генә утырып калды.

— Әни, бик еракка чыгып йөрмә инде, яме?! Күршеләр дә үзләре монда керсен. Хәлең бик яхшыдан түгел бит, — диде улы, күршедә яшәүче ахирәте кергәнне күреп.

— Син хәлемне сорап торганда яшәргә була әле, балам, — диде Галимә, өмет тулы күзе белән улына карап.

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА.

Мәгълүмат чыганаты: https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2023-02-28/r-fid-galim-anova-ni-h-le-bar-ni-hik-ya-3160611

Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас: