+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 март 2023, 08:51

Тормыш иптәше, ана, тәрбияче

8 Март алдыннан без искиткеч гүзәл зат, гаилә учагын саклаучы Рита Зөбәерова турында бәян итәчәкбез.

Тормыш иптәше, ана, тәрбияче
Тормыш иптәше, ана, тәрбияче

8 Март алдыннан без искиткеч гүзәл зат, гаилә учагын саклаучы Рита Зөбәерова турында сөйләячәкбез. Ул Федоровка авылының «Кыңгырау» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Аның белән мин эш урынында, балаларның көндезге татлы йокыдан ләззәтләнгән чакларында аралаштым.
Безнең мәкалә героинясының балачагы Балыклыда уза. Аның өчен беренче укытучысы, апасы Флүзә Гарифулла кызы Халитова үрнәк була. Шул вакытта кызда укытучы булу теләге барлыкка килә. Аның планнарын әти-әнисе дә хуплый. 11 нче сыйныфны тәмамлагач, кыз Стәрлетамак педагогия институтына укырга керә һәм татар, рус телләре укытучысы һөнәрен үзләштерә. Әмма диплом алганнан соң бу һөнәр буенча эш булмый.«Водоканал» ҖЧҖдә контролер, аннары район үзәгендә балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли.
“Кыңгырау“ балалар бакчасына башта психолог булып урнаша, соңрак физик культура буенча инструктор була. Тугыз ел элек курсларда укый һәм тәрбияче эшенә күчә. Хәзер аның әзерлек төркеменә 15 бала йөри, көзен алар беренче сыйныфка укырга барачак. “Мин аларга шулкадәр өйрәндем ки, бер генә дә җибәрәсем килми. Бу бер генә дә ялганлый белмәгән сабыйлар минем күз алдымда үсте. Хәзер төрле чараларда актив катнашалар, уңышлары белән сөендерәләр, иртәлекләрдә чыгыш ясыйлар“, - дип уртаклашты әңгәмәдәшем.
Рита Зөбәерова «Ел тәрбиячесе-2020» конкурсының район этабында җиңү яулады, ә узган педагогик конференциядә Федоровка районы хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Тормыш иптәше Айрат Фәрит улы белән бергә өч бала тәрбиялиләр. Дамир 11 сыйныфта укый, Динислам – алтынчыда, ә Самира балалар бакчасына йөри. Әлегә гаилә башлыгы вахтада, уллары-әниләрнең төп ярдәмчеләре. Уңайлы йортта мәшәкатьләр җитәрлек. Вакытны файдалы үткәрү өчен Зөбәеровлар тренажерлар сатып алганнар, малайларга аларда шөгыльләнү ошый. Хуҗабикәнең хоббие- полимер балчыктан курчак ясау, аның үз технологиясе бар.
“Тәрбияче булуыма бер дә үкенмим, мин балаларны һәм үз һөнәремне яратам, һәм аны бик мөһим һәм җаваплы эш дип саныйм», - диде Рита Әгъзам кызы.

Елена МАГАНЕВА.
Фәнис АКЧУРИН фотосы.

Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас: