+15 °С
Облачно
Новости
18 Июня , 04:35

Республикада СВО зонасындагы дин әһелләре турында закон кабул ителәчәк

Башкортстанда махсус хщрби операция зонасындагы дин әһелләренә ярдәм чаралары турында закон кабул итәчәкләр. Бу хакта “Барысы да җиңү өчен” V медиафорумының пленар утырышында Радий Хәбиров хәбәр итте. Массакүләм мәгълүмат чаралары форумы Уфада кичә, 16 июньдә үтте.

Республикада СВО зонасындагы дин әһелләре турында закон кабул ителәчәкРеспубликада СВО зонасындагы дин әһелләре турында закон кабул ителәчәк
Республикада СВО зонасындагы дин әһелләре турында закон кабул ителәчәк

“Бездә махсус хәрби операция зонасында үз бурычларын үтәгән дин әһелләре турында закон проекты әзер. Сез беләсез, бездә андый дин әһелләре бар. Билгеле бер юридик сәбәпләр аркасында без аны әлегә кабул итмибез, күп нәрсә халыкара мәсьәләләр белән бәйле, комбатантларга*, комбатант булмаганнар, сугышучы һәм сугышмаучыларга карата аерым таләпләр бар. Хокукый нечкәлекләр турында сөйләргә озак. Ләкин без бу законны һичшиксез кабул итәчәкбез”, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, закон проекты тарафыннан СВО зонасындагы дин әһелләре өчен ярдәм чаралары һәм аерым гарантияләр каралган.

Бу уңайдан Радий Хәбиров республикада хәрби корреспондентлар институты раслануын да искә төшерде.

“Хәрби корреспондент дәрәҗәсен йөртү – бик шәп нәрсә, моңа бит лаек булырга, үз тормышыңны хәвеф астына куярга, мөһим зур эш башкарырга кирәк. <...>  Мин журналистлар бергәлеге белән бу законны эшләвебезгә, кабул итүебезгә бик шат,  бик яхшы килеп чыкты ул”, — диде республика Башлыгы.

Фото:Олег Яровиков.

https://omet-rb.com/news/mobilisation/2026-06-17/respublikada-svo-zonasyndagy-din-ell-re-turynda-zakon-kabul-itel-ch-k-4721963

 

Автор:Алсу Тятигачева
Читайте нас