Беренчесе – “Әти-әни һәм мин – спорт гаиләсе” – 27 гыйнварда 13.00 сәгатьтә элекке 1нче мәктәп территориясендә ачык һавада узачак. Монда сез вакытыгызны гаиләгез белән бергәләп күңелле итеп үткәрә, ял итә, бер-берегездән нинди дә булса яңалыкка өйрәнә, яңа дуслар таба, республикабыз халыклары традицияләре һәм йолалары белән таныша аласыз.