+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
24 октябрь 2017, 16:59

Аны барысы да хөрмәт итә

Батыр авылыннан Багаева Халисә Шаһибал кызы Өлкәннәр көненә багышланган чарада булды, ул Уфада телеүзәктә узды.

Батыр авылыннан Багаева Халисә Шаһибал кызы Өлкәннәр көненә багышланган чарада булды, ул Уфада телеүзәктә узды. Бәйрәмдә телерадиотапшырулар ветераннары катнашты. Монда якташыбызны башкорт хатын-кызларының милли киемнәре күргәзмәсе белән чакырдылар. Ә иртәгә Халисә Шаһибал кызы Мәләвез шәһәренең 9нчы гимназиясендә күкрәкчә ясау буенча осталык дәресе үткәрәчәк. Анда ул шәһәрнең “Ағинәйҙәр” җәмгыять оешмасы чакыруы буенча барачак.

Делегатлар сайланды

2017 елның 4 декабрендә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында “Башкортстан Республикасының башкорт хатын-кызлары җәмгыяте” һәм башкортларның Бөтендөнья корылтае башкорт хатын-кызларының IV Съезды үткәрә. Анда катнашу өчен ике делегат – Миңсара Исәнгулова (“Ағинәйҙәр” район җәмгыяте җитәкчесе) һәм Алсу Тәтегәчева (район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе) сайланды.
Читайте нас: