Беренче уку чиреге ахырында Сәет авылы мәктәбендә “Көзге бал” үтте. Өч команда катнашты, алар үзләренең кул эшләре күргәзмәсен тәкъдим итте, төрле конкурсларда ярышты. Чара азагында “Миньоны” командасы - “Иң шаян команда”, “Карлыгачлар” - “Иң артист команда”, “Фиксики” “Иң тату команда” номинацияләрендә билгеләнде.
Бала-Чытырман почта бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә “районка”га 171 кеше язылган. Ә менә республика басмаларына язылучылар аз – югары бәяләр белән килешмиләр. Сәет авылында үз почтальоннары юк, кеше эзлиләр, ә почтаны әлегә вакытлыча вазыйфа үтәүче тарата.