+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
7 ноябрь 2017, 17:01

Халык бердәм һәм тату булганда

авылда тормыш кайный. Шулай итеп, октябрьдә Иске Чытырманда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде.

авылда тормыш кайный. Шулай итеп, октябрьдә Иске Чытырманда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде. Халык сатуга сөт, ит продукцияләре, яшелчәләр, төрле-төрле чәчәк орлыклары, бал һәм кулинария изделиеләре алып чыкты. Ярминкәдә М. Әхмәрова, Ф. Ильясова, Ф. Котлыбулатова, Г. Исәнгулова, Л. Исәнгулова үз товарлары белән сату итсә, почтальонка Г. Исәнгулова Әбунәчеләр көне үткәрде.

Шушы ай башында искечытырманлылар этнодискотекада күңел ачты, аның кысаларында борынгы халык уеннары үткәрелде, чарада катнашучылар шулай ук авыл йолаларын һәм милли традицияләрне искә алды.

Алтын туй – язмыш бүләге

Яңа Явыш авылыннан Барый һәм Мәүҗидә Дәүләтшиннар гомерләре буе “Пугачев” совхозының алтынчы бүлекчәсендә сыер савучы һәм мал караучы булып хезмәт салган. Агымдагы елның маенда алар Алтын туйларын билгеләгән. Ә авылдашлары аларны 2017 елның ноябренә планлаштырылган Дәүләтшиннарның шәҗәрә бәйрәмендә котлаячак.
Читайте нас: