Балыклы почта бүлекчәсендә 60тан артык кеше район гәзитенә язылган. Р. Мөхәммәтҗанов белән Р. Мортазин биштән артык басма алдыра. А. Р. Латыйпов барысын да уздырган. Ул республика басмаларына да, федераль басмаларга да язылган. Яңа елдан соң аның гаиләсе 15 төрле гәзит-журнал укыячак.