+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
14 ноябрь 2017, 16:21

Халык традицияләрен хөрмәтләү

Уфада якташыбыз Гүзәл Кәримова (Багаева) башкорт милли костюмнарының декоратив элементларын ясау буенча осталык дәресләре үткәрә. Ул бу кәсепне әнисе һәм дәү әнисеннән өйрәнгән.

Уфада якташыбыз Гүзәл Кәримова (Багаева) башкорт милли костюмнарының декоратив элементларын ясау буенча осталык дәресләре үткәрә. Ул бу кәсепне әнисе һәм дәү әнисеннән өйрәнгән. Аның әйтүенчә, милли костюм элементлары ясый белү – ул халык традицияләрен хөрмәтләү. Кул осталары һәм теләге булган һәркем тәңкә чистартырга, челтәр бәйләргә, матур билбау һәм күкрәкчәләр тегәргә өйрәнә.

Чәршәмбе саен кич утырулар

Гончаровка авыл мәдәният йортында һәр чәршәмбедә егермегә якын хатын-кыз кич утыруларга җыела. Алар анда күңелле әңгәмәләр генә корып калмый, ә кул эшләре белән шөгыльләнә. Мондый аралашу мөмкинлеген аларга клуб мөдире Юля Барышникова, китапханәче Фәридә Хөсәенова һәм сәнгать җитәкчесе Мәрзия Идрисова оештырган.
Читайте нас: