+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
16 гыйнвар 2018, 12:42

“Маҗаралар” туды

28 декабрьдә “Ләйсән” балалар бакчасына бик күп тамашачы килде: төрле яшьтәге динеслеләр, балалар бакчасына килергә тиешле балалар аеруча күп булды.

28 декабрьдә “Ләйсән” балалар бакчасына бик күп тамашачы килде: төрле яшьтәге динеслеләр, балалар бакчасына килергә тиешле балалар аеруча күп булды. Барысының да “Әкият илендәге маҗаралар” дип аталган Яңа ел иртәлеген күрәсе килде. Һәм монда килүенә һичкем үкенмәде. Чөнки бу юлы балалар да бик яхшы әзерләнгән, тамашада катнашучы ата-аналар һәм тәрбиячеләр дә үз рольләрен бик оста башкарды, кайбер бала аларны танымый елап та җибәрде, хәтта. Җыр-бию, уеннар белән вакыт үткәне дә сизелмәде, барысында да күңелле тәэссоратлар гына калды.

Чаңгыга бастылар

Кышның карсыз булуы Куузьминовка авылы укучыларына берникадәр уңайсызлык тудырды. Тик каникуллар вакытында табигать аларны кар-бураннары белән шатландырды. Балалар, ниһаять, каникуллардан соң яраткан чаңгыларына басты һәм рәхәтләнеп шуды.
Читайте нас: